Мәгъсүмә Кәлимуллина
Мәгъсүмә Садрый кызы Кәлимуллина (1913 елның 17 июне — 1969 елның 30 августы) — Социалистик Хезмәт Герое (1961). 1964 елдан Апас районы «Ракета» күмәк хуҗалыгында: сарык үрчетүче, савымчы, бозау караучы.
Тәрҗемәи хәле
Мәгъсүмә Кәлимуллина 1913 елның 17 июнендә Казан губернасының Болын-Балыкчы авылында (хәзер Татарстанның Апас районы) күп балалы крестьян гаиләсендә туа, шуның аркасында иртә эшли башларга туры килә[1].
Җирле җидееллык мәктәпне тәмамлагач, әле оештырылган җирле колхозга эшләргә керә, Мәгъсүмә Садриевнаның гомере аның белән бәйле була. 1935 елда кияүгә чыга. Бөек Ватан сугышы елларында фермада сарыклар һәм бозаулар карый, терлек азыгы әзерләү һәм биналарны ремонтлау белән бәйле бөтен эшне башкара[1].
ССРБ Югары Шурасы Президиумының 1966 елның 22 мартындагы Указы белән терлекчелекне үстерүдә, ит, сөт, йомырка, йон һәм башка продукция җитештерүне арттыруда ирешкән уңышлары өчен Мәгъсүмә Кәлимуллинага Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» алтын медале белән Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.
Ире Гашыйк белән ул алты бала үстергән. 1969 елның 30 августында вафат була[2]. Болын-Балыкчы авылында һәм Апасның район үзәгендә аның исеме белән урамнар атала.
Бүләкләр
- 1966 — Ленин ордены;
- 1966 — «Урак һәм Чүкеч» алтын медале.
Сылтамалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Мәгъсүмә Кәлимуллина