Мәскәү проспекты (Яр Чаллы)

Мәскәү проспекты (рус. Московский проспект) – Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендәге дүрт төп урамның берсе (проспект). Чаллының Үзәк һәм Автозавод районнары (Яңа шәһәр) аша уза. Озынлыгы 6 мең м.

Тарих

Мәскәү проспекты Яңа шәһәрнең иң беренче проспектларының берсе. Проспектның атамасы урамның якын-тирәсендә Мәскәү проекты белән төзелгән йортларның күп булуы белән бәйле. 1971 елда Мәскәүнең «Главмосстрой» оешмасы төзүчеләрен Чаллы шәһәренә күпкатлы йортлар төзергә җибәрәләр. Мәскәү проекты белән төзелгән иң беренче йорт 2/01 адресы буенча урнашкан. Мәскәү төзүчеләре Чаллы шәһәрендә 116 күпкатлы йорт (күбесенчә 9 һәм 12 катлы) төзегән[2] .

Урнашуы

Мәскәү проспекты Тынычлык проспекты белән Җиңүнең 40 еллыгы урамы арасында урнашкан. Нариманов урамы белән киселештән (Орловка бистәсе) башлана. Яшьлек проспекты белән киселештә тәмамлана. Вахитов, Х. Туфан, Р. Беляев, Халыклар Дуслыгы проспектлары, Академик Королев, Галиәсгар Камал урамнары, шулай ук ике урында трамвай юлы белән кисешә.

Игътибарга лаек объектлар

Урам белән бәйле шәхесләр