Мәскәү (Башкортстан)

Мәскәү (рус. Москово) — Башкортостанның Дүртөйле районындагы татар авылы, авыл җирлеге үзәге. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 1879 кешенең яшәве мәгълүм. Зур Яүбәзе елгасына урнашкан. Авыл аша М7 «Идел» (Мәскәү – Уфа) юлы уза.

Тарихи мәгълүмат

Революциягә кадәр волость үзәге була, мәчетләре генә дә бишәү була.

Икътисад һәм социаль тармак

Урта мәктәп, балалар бакчасы. ААҖ «Баштрансгаз»ның Дүртөйле ЛПУсының компрессор станциясе (КС-18А «Мәскәү»), "Пожтехника-МС", “Победа” агропредприятиесе

Билгеле кешеләр

Галимханов, Князь Гали улы (1909-1991) Башкортстанның атказанган фән һәм техника әһеле

Демография

Халык саны
2002[1]2009[1]2010[2]2021[3]
1788↗1882↘1879↗2128

2002 елның шикле халык исәбен алу вакытында авыл халкының күпчелеге (77%) башкорт итеп яздырылган.

Географик урынлашу

  • район үзәгенә кадәр (Дүртөйле): 25 км
  • якындагы тимер юл станциясенә (Уфа): 97 км

Тема буенча өстәмә