Иске Кәңгеш

Иске Кәңгеш (рус. Старокангышево) — Башкортостанның Дүртөйле районындагы татар авылы, Маядык авыл җирлегенә карый. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 363 кешенең яшәве мәгълүм. Агыйдел елгасы буенда урнашкан.

Тарихи мәгълүмат

Авылны xчама белән 1780 елны Мордовия татарлары нигезләгән дигән фараз бар. Чыннан да, авыл халкы элек мишәрләр категориясенә кергән. Мордовиядә элек татарлар яшәгән Кәңгеш дигән авыл бар. Рәсми рәвештә Иске Кәңгеш халкы башкорт итеп яздырыла, ләкин аларда татар милли үзаңы бик көчле.[1]

Атаклы кешеләр

Икътисад һәм социаль тармак

Мәчет, тулы булмаган урта мәктәп, мәдәният йорты

“Кәңгеш” җәмгыяте, каз фермасы (3 мең баш)

Мәдәният

Демография

Халык саны
2002[2]2009[3]2010[4]2020[5]
393379363281

Географик урынлашу

  • район үзәгенә кадәр (Дүртөйле): 13 км
  • авыл җирлеге үзәгенә кадәр (Маядык): 4 км
  • якындагы тимер юл станциясенә (Яңавыл): 122 км

Тема буенча өстәмә