Вил Мирзаянов
Вил Солтан улы Мирзаянов (рус. Мирзаянов Вил Султанович; 9 март 1935, Иске Кәңгеш, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — химик-галим һәм татар милләтчесе. Химия фәннәре докторы.
1992 елда Мирзаяновны дәүләт серен ачуда гаеплиләр, әмма 1994 елда җинаять эше ябыла һәм галим шул ук елда АКШның Принстон шәһәренә күчеп китә[1][2]. Анда АКШ ихтыяҗлары өчен химик матдәләр җитештерү белән шөгыльләнә[3].
Тәрҗемәи хәле
Вил Мирзаянов 1935 елның 9 мартында укытучылар гаиләсендә туа. 1953 елда Дүртөйле шәһәренең 1 нче санлы татар мәктәбен көмеш медальгә тәмамлап, Мәскәү технология институтына укырга керә.
1965 елның маенда химия фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый һәм шул ук елдан Дәүләт органик химия һәм технология фәнни-тикшеренү институтында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. 1985 елның июнендә химия фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[2].
1992 елның гыйнварына кадәр — Органик химия һәм технология дәүләт фәнни-тикшеренү институты хезмәткәре. Леонид Ринк сүзләренчә, Мирзаянов лаборатория агынты суларын һәм һаваны контрольдә тоту өчен җаваплы хроматографист була[4].
1992 елда Мирзаянов һәм Лев Фёдоров «Московские новости» газетасында «Агуланган сәясәт» исемле мәкалә бастырып чыгаралар, шуннан соң ул дәүләт серен ачуда гаепләнә (РСФСР Җинаять кодексының 75 нче маддәсенең 1 нче бүлеге) һәм 1992 елның 22 октябрендә кулга алына[1].
3 ноябрьдә Мирзаянов читкә чыкмау шарты белән Лефортово төрмәсеннән азат ителә. 1994 елның 11 мартында Россия Генераль прокуроры вазифаларын башкаручы Алексей Ильюшенко «Мирзаяновның гамәлләрендә җинаять составы булмау сәбәпле» җинаять эшен туктату турында карар чыгара[1]. 1994 елда АКШка күчеп китә. Шуннан бирле Принстонда яши. Принстон университетында химия кафедрасы профессоры булып эшли[5].
Үзенең сайтында публицистик, полемик хезмәтләрен, тәрҗемәләрен, шулай ук «Вызов» исемле автобиографик китабын бастыра. 2000 елда ул Берләшкән Милләтләр Оешмасына Татарстанны колониаль дәүләт дип тануны сорап мөрәҗәгать итә, ләкин аның үтенече җентекле аңлатма белән кире кагыла[3].
2018 елдан, Сергей һәм Юлия Скрипальләрне агулаганнан соң, Мирзаянов, Россия качагы Сергей Скрипальне нәкъ менә Россия агулаганына барысын да ышандырып, көнбатыш матбугатына интервьюлар бирә. Әмма күп кенә танылган химиклар сүзләренчә, Вил агулы матдәләр синтезы белән беркайчан да шөгыльләнмәгән[5].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Дело Мирзаянова (1993-04-29). 14 октябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ 1 2 Аббас Джума. Русофоб и татарский сепаратист. Комсомольская правда (15 март 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 октябрь 2025.
- ↑ 1 2 Химик пролетел мимо Москвы (2002-10-25). 14 октябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Один из разработчиков «Новичка» извинился перед Навальным (рус.). web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 октябрь 2025.
- ↑ 1 2 83-летний гражданин США Вил Мирзаянов раздает интервью западной прессе. VESTI.UZ (15 март 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 октябрь 2025.