Мәхмүт Ваһапов

Мәхмүт Әхәт улы Ваһапов (20 апрель 1955 ел, СССР, ТАССР, Казан) - рәссам, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәле

1955 елның 20 апрелендә Казан шәһәрендә туа.

1974 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый.

1985 елда В. И. Суриков исемендәге МДХИ тәмамлый (укытучылар: В. Е. Артамонов, Д. К. Мочальский, Г. Г. Королев).

1985 елдан рәсем сәнгате һәм композиция укыта.

1995 елдан - Н. И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы директоры.

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. Россия Рәссамнар Берлеге Әгъзасы.

Казан шәһәрендә яши һәм эшли.

Гаиләсе

Аның әти-әнисенең драматик язмышы була: Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә алар үз парларын югалткан, аларның балалары беренче никахларыннан калган. Мәхмүт Әхәт улының әти-әнисе Казанда танышкан, өйләнешкән, ике уллары туган[1].

Эшләре

Эшләре Казан музейларында һәм Бельгия, Франция, Германия, Польша, Испания һәм АКШ музейларында урнашкан.

Искәрмәләр

Чыганаклар