Мәүлид (мәчет, Салехард)
«Мәүлид» мәчете, Салехард җәмигъ мәчете (рус. Мечеть «Маулюд», Соборная мечеть г. Салехарда) — Россия Федерациясенең Ямал-Ненец автономияле округы административ үзәге Салехард шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы Ямал-Ненец автономияле округы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәтенә кергән «Мәүлид» җирле дини җәмгыяте карамагында.
Салехардта берничә мең мөселман халкы вәкиле яши. Татарлар 2010 елда шәһәр халыкның (42 494 кеше) 8,5 % ын (2021 елда 7,1 % ын), кыргызлар 0,96 % ын (2021 елда 1,4 % ын) тәшкил итә[1], шәһәрдә шулай ук комыклар, башкортлар да яши.
Тарих
Салехардның милли-мәдәни составы XX гасыр дәвамында шактый үзгәрешләр кичерә. Инкыйлабка кадәр Обдорскида рус (православие дине) халкы җирле мәҗүси Көнбатыш Себер халыклары белән күрше була. Совет чорында Төньякны үзләштерүгә СССРның барлык почмакларыннан кешеләр килә. Безнең көннәрдә табигый байлыклар, беренче чиратта нефть һәм газ чыгару нәтиҗәсендә тиз үсеш алган Ямал төрле төбәкләрдән, шулай ук постсовет киңлегенең башка дәүләтләреннән килгән кешеләрне җәлеп итә. Төрле милләт, мәдәният һәм дин вәкилләре янәшә яши. 2010 елда, шәһәр халкы 42 мең кеше тәшкил иткәндә, 5 меңгә якын кеше ислам динен тота: алар татарлар, башкортлар, азәрбайҗаннар, кыргызлар, Кавказның һәм Үзәк Азиянең башка халыклары вәкилләре.
2000 елда Салехард үзәгендә, Чубынин урамында, Шайтанка елгасы ярында Җәмигъ мәчете төзелә башлый. Ул 2001 елның февралендә ачыла. Бу ― Ямалда дин тотучыларның иганәләренә һәм җирле хакимият ярдәме белән төзелгән беренче мәчет. Кайвакыт җирле халык аны «иң төньяк мәчет» дип атый, бу чынбарлыкка туры килми: Россиянең иң төньяк мәчете Норильскида урнаша[2].
Бина
Салехард шәһәр мәчете ― Ямал җирендәге беренче мөселман гыйбадәтханәсе. Гадәти көннәрдә намазга ун-унбиш кеше, җомга намазына йөз һәм аннан да күбрәк, бөек мөселман бәйрәмнәренә меңнән артык кеше җыела. Мәчет 2000 елда «Ямата» халыкара төзелеш фирмасы[3] тарафыннан төзелә. Мәчетне төзү округ һәм шәһәр администрациясе, спонсорлар һәм шәһәр халкының иганәләре ярдәмендә башкарыла[4].
Мәчет Көнчыгыш архитектура традицияләрен исәпкә алып төзелә. Бу яшел түбә астында ак төстәге бер катлы таш бина, аның түбәсендә биек булмаган яшел гөмбәз тора. Тәрәзәләрнең яшел төстәге ярымтүгәрәк кысалары бар. Мәчет бинасына квадрат формадагы манара тоташа. Бу очракта гадәти (түгәрәк) булмаган форма Салехардның климат үзенчәлекләре белән аңлатыла: квадрат төзелеш салкыннарга чыдамрак, җылылыкны яхшырак саклый һәм көчле җилләргә каршы тора. Мәчетнең эчке бизәлеше традицион: намаз залы тыйнак бизәлеше белән аерылып тора, аның диварларында Коръәннән өземтәләр урнаштырыла.
Җитәкчелек
Имам-хатыйб Тимур хәзрәт Салихов (1983 елгы, Уфада медицина (2005), ислам (2009), педагогика (2017) университетларын тәмамлый. 2021 елның 9 апреленнән төбәк Диния нәзарәтендә мөфти урынбасары[5][6]
Искәрмәләр
- ↑ Национальный состав населения в муниципальных образованиях. Rosstat. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 июль 2023.
- ↑ К 80-летию Красноярского края: История и рекорды Норильска Архивная копия от 20 гыйнвар 2018 на Wayback Machine // Городские новости. № 3007. 17.07.2014
- ↑ Yamata
- ↑ Мечеть, Салехард. komandirovka.ru [рус.]
- ↑ Фарман — Указ № 01 −21 ЦДУМ РФ 2023 елның 8 гыйнвар көнендә архивланган.
- ↑ Тимур Салихов ВКонтакте