Мөнир Мазунов
Мөнир Хәсән улы Мазунов (1 апрель 1918, Иске Карлыган, Пенза өлкәсе — 31 март 1987, Казан) — СССР татар шагыйре[1], тәрҗемәчесе[1], журналисты.
Тәрҗемәи хәле
1918 елның 1 апрелендә Сарытау губернасының Петровск өязе (хәзерге Пенза өлкәсенең Лопатино районы) Иске Карлыган авылында туа[1].
1935—1938 елларда Әстерхан педагогия техникумында укый. Аны тәмамлагач, Ижевск шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.
1939—1946 елларда Совет армиясе сафларында хезмәт итә[1]. «Тревога» фронт газетының корреспондент-оештыручысы буларак, япон империалистларына каршы сугышларда катнаша.
1946—1949 елларда Татар радиокомитеты мөхәррире булып эшли һәм бер үк вакытта Казан педагогия институтында укый.
1949 елда кабат Совет армиясе сафларына мобилизацияләнә.
1953 елга кадәр Польшадагы совет гаскәрләре составында була, анда поляк телендә чыга торган «Вольность» газеты редакциясенең өлкән әдәби хезмәткәре булып эшли.
1953—1959 елларда Татар радиокомитеты мөхәррире, аннары рәисе урынбасары булып эшли.
1960—1963 елларда Татарстан китап нәшриятының өлкән мөхәррире вазифасын башкара.
1967—1970 елларда — «Татарстан кооператоры» газеты мөхәррире.
ТАССР Министрлар Советы каршындагы матбугат идарәсендә мөхәррир-тәрҗемәче булып эшли.
Ул — СССР Журналистлар берлеге әгъзасы, ТАССР Язучылар берлеге әгъзасы.
Иҗаты
Мөнир Мазунов Бөек Ватан сугышы елларында яза башлый. Шул чордагы шигырьләре, очерклары һәм хикәяләре фронт газеталарында һәм вакытлы матбугат битләрендә, альманахларда һәм әдәби җыентыкларда басылып чыга.
М. Ю. Лермонтов һәм Н. А. Некрасов, С. Маршак, П. Неруда, Н. Хикмәт, П. Хузангай һ. б. әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә[2].
Ул — җыентыклар авторы[2], алар арасында:
- «Унике ай» (рус. «Двенадцать месяцев») 1948 ел;
- «Безнең тавыш» (рус. «Наш голос») 1951 ел;
- «Яшьлек җыры» (рус. «Песня молодости») 1954 ел;
- «Йөрәк җырлый» (рус. «Сердце поет») 1958 ел;
- «Урал улы» (рус. «Сын Урала») 1962 ел;
- «Кечкенә төзүчеләр» (рус. «Маленькие строители») 1967 ел;
- «Ул кайтмады» (рус. «Он не вернулся») 1968 ел;
- «Ак күгәрченнәр» (рус. «Белые голуби») 1973 ел;
- «Туган як» (рус. «Родной край») 1975 ел;
- «Чын күңелдән» (рус. «От души») 1980 ел;
- «Офыклар» (рус. «Горизонты»)[3] 1988 ел һ. б.
Мөнир Мазунов республиканың күп кенә композиторлары белән актив хезмәттәшлек итә, алар арасында: С. Сәйдәшев, А. Ключарев, М. Мозаффаров, Б. Мулюков, А. Монасыйпов, Э. Бакиров, Р. Яхин, С. Садыйкова һ. б. М. Мазуновның популяр җырлары арасында «Әнкәемнең җылы кочагы» (рус. «Теплые объятия моей мамы»), «Гүзәлем» (рус. «Моя милая»), «Туган як» (рус. «Родной край»), «Укытучыма» (рус. «Учителю»), «Хәлимә» (рус. «Халима»), «Яшьләр җыры» (рус. «Молодёжная»), «Бишек җыры» (рус. «Колыбельная»), «Казан утлары» (рус. «Огни Казани») һәм башкалар.
Исемен мәңгеләштерү
2018 елның 19 маенда Пенза өлкәсенең Лопатино районы Иске Карлыган авылы урта мәктәбе диварына Мөнир Мазуновка истәлек тактасы эленә[4].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 Савин О. М. Мазунов Мунир Хасанович // Пензенская энциклопедия. — М.: Научное издательство «Большая Российская энциклопедия», 2001. — С. 315
- ↑ 1 2 Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998 — С. 334.
- ↑ Munir Chasanovič Mazunov. Gorizonty. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 октябрь 2017. Архивировано 23 февраль 2014 года.
- ↑ Сайт администрации Лопатинского района Пензенской области.
Чыганаклар
- Татар энциклопедик сүзлеге. — Казан: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1998—334 б.
- Савин О. М. Мазунов Мунир Хасанович // Пензенская энциклопедия. — М.: Научное издательство «Большая Российская энциклопедия», 2001. — С. 315.
Сылтамалар
- Пензенская энциклопедия, Мазунов Мунир Хасанович Архивная копия от 14 декабрь 2013 на Wayback Machine