Мөнҗия Еркимбаева
Мөнҗия Мөхәммәтзакир кызы Еркимбаева (шулай ук Мөнҗия Еркинбаева; рус. Мунжия Мохамедзакировна Еркимбаева; кырг. Мунжия Эркинбаева; 1918, Илчебай, Актаныш районы — 1995, Бишкәк) — совет һәм кыргыз опера җырчысы (колоратур сопрано). П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы Кыргыз милли студиясенең беренче студентлары исәбенә кергән һәм Кыргыз дәүләт опера һәм балет театрында чыгыш ясаган. Кыргыз ССРның атказанган артисты[1][2].
Тәрҗемәи хәле
Мөнҗия Мөхәммәтзакир кызы Еркимбаева 1918 елда Татарстан АССРның Актаныш районы Илчебай авылында алты балалы гаиләдә туган. 1920 нче еллардагы репрессияләрдән соң әтиләре хәбәрсез югалгач, балачагында бертуганнары белән урамда кала[3][4]. П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы Кыргыз милли студиясендә белем ала[1].
Иҗаты
Укуын тәмамлаганнан соң, Кыргыз дәүләт опера һәм балет театрында чыгыш ясый[2]. «Айчурек», «Манас», «Аджал ордуна» («Әҗәл урынына»), «Аршин мал алан», «Запорожец за Дунаем» кебек операларда рольләр башкара, шулай ук Джузеппе Вердиның «Травиата» операсында Виолетта партиясен җырлый[1].
[1939 елда Мәскәүдә узган Кыргыз ССР сәнгате декадасында катнаша. Бөек Ватан сугышы елларында артистлар белән бергә Волхов фронты сугышчылары янында була һәм 2500 концерт куя.
1947 елда Кыргыз ССРның атказанган артисты исеменә лаек була. Бу вакытта ул Кыргыз дәүләт музыкаль-драма театры (хәзерге вакытта А. Малдыбаев исемендәге Кыргыз милли опера һәм балет театры) хорында, ә аннары солист булып эшли[3].
Гаиләсе
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Гульнара Алишева. Киргизская национальная студия Московской консерватории: история создания и первые годы деятельности (рус.). Научный вестник Московской консерватории (2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2026.
- ↑ 1 2 Фрунзе: Киргизский государственный ордена Ленина академический театр оперы и балета (рус.). Фото Кыргызстана. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 Айзирәк Гәрәева-Акчура. Татар кызы Мөнҗия — милли опера йолдызы. Реальное время. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2026.
- ↑ 1 2 3 Токомбаева, Айсулу Асанбековна (рус.). ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2026.
Сылтамалар
- Токомбаева, Айсулу Асанбековна // ТАСС
- Киргизская национальная студия Московской консерватории: история создания и первые годы деятельности // Научный вестник Московской консерватории.
- Фрунзе: Киргизский государственный ордена Ленина академический театр оперы и балета // Фото Кыргызстана