Мөселман балалар приюты

Мөселман балалар приюты (Бертуган Юнысовларның мөселман балалар ятимханәсе, рус. Мусульманский детский приют, Мусульманский братьев Юнусовых детский приют) — Казанда 1844–1917 елларда эшләгән балалар приюты, шәһәрдә (Николай приютыннан соң) икенче булып ачылган ятимханә. Хәйрияче сәүдәгәрләр бертуган Юнысовлар акчасына тотыла. Баштагы чорда малайлар өчен дә, кызлар өчен дә сыйныфлар эшли, 1852 елдан соң приютта ир балалар гына калдырыла[1].

undefined

Тарих

Приют 1844 елның 6 декабрендә ачыла[1]. Приютны гамәлгә куючылар — коммерция киңәшчеләре бертуган Ибраһим Гобәйдулла улы (1806–1886) һәм Исхак Гобәйдулла улы (1810–1884) Юнысовлар — беренче гильдия Казан сәүдәгәре, сәнәгатькәр Гобәйдулла Мөхәммәтрәхим улы Юнысовның (1776–1842) варислары. Юнысовлар кәҗүл һәм күн, туң май-шәм, сабын кайнату заводлары хуҗасы булалар, эшләрен уртак алып баралар. Шәһәрнең төрле урынында җир кишәрлекләре, күчемсез милекләре була. Мәсәлән, Печән базары янында Мәскәү урамының ике кварталы Юнысовлар йортларыннан гына тора. Бертуган Юнысовлар хәйриячелек белән дә шөгыльләнәләр: мәчетләр, мәдрәсәләр төзетәләр[2].

Юнысовлар приютка 14 сәүдә кибетен иганә итәләр, алардан кергән табыш (тулай бәясе — 5 мең сум, еллык керем 2 мең сумга кадәр) ятим балаларны тәрбияләүгә тотыла. Ятимханәгә башка мөселманнар да иганә итәләр (1,5 мең сумнан 2 мең сумга кадәр)[1]. Мөселман балалар приюты шәһәрдә иң яхшылардан саналган. Балалар саны буенча зур булмаса да (приютта даими рәвештә 30 малай яши), 1 балага тотылган чыгым күләме шәһәрдәге Николай (1844 елның 11 гыйнварында ачылган) яки Александра (1845 елның 6 февралендә ачылган) приютларыныкыннан ике тапкырга зуррак була (мәсәлән, 1904 елда һәр балага 120 сум 85 тиен тотыла)[1]. XIX гасыр азагына приютта 77 ятим тәрбияләнә (34 е даими яши, 43 е килеп йөрүче)[1]. Ятимнәрне биредә бушлай ашаталар, киендерәләр, башлангыч белем бирәләр, медицина күзәтүендә тоталар. Балаларның сәламәтлеге өчен медицина докторы Алексей Казем-Бек җавап бирә. 1861 елда приютта 10 урынлык хастаханә булдырыла, мәктәбендә билгеле мөгаллимнәр Хәсәнгата Габәши һәм Мөхетдин Корбангалиев эшли[3]. XIX гасырның 80 нче еллары азагында, Г. Габәши биредә, башка Казан мәдрәсәләреннән алданрак, җәдитчә укыту системасына күчә. Рус теленә, һөнәргә өйрәтү мәҗбүри куела. 1890 еллар башында рус теленнән Хәсән Мөхәммәтов, көнчыгыш телләреннән һәм матур язудан Мөхәммәтрәхим Хәнәфиев укыта.

Балалар балигълык (16) яшенә җиткәч, приюттан китәләр. Аларны кибетләргә, кәсепханәләргә яки мәктәпләргә эшкә урнаштыралар[2][4].

Приютның соңгы директоры — Казан шәһәренең нәселдән күчүче шәрәфле гражданины Мөхәммәтрәхим Исхак улы Юнысов (1885 елдан).

Октябрь инкыйлабыннан соң караучысыз балалар саны арта, приют Габделкәрим Исхак улы Юнысовка караган күрше йорт хисабына киңәйтелә. Тиф эпидемиясе вакытында күп кенә балалар һәлак була һәм приют ябыла[1].

Бина

Приютның баштагы чорда үз бинасы булмый. Бина кору өчен соралган җирне Казан архиепискобы Владимир Юнысовларга бирми. Приютны сәүдәгәр Апанаевның балалары өчен салынган йортында тоталар. Әлеге йорт янәшәсендәге җир кишәрлеген 1857 елның 4 октябрендә Әхмәровтан сатып алып, ике катлы кирпеч бина төзелә (Екатерина (хәзерге Тукай) урамы, 89нчы йорт)[1]. 1872 елда, янгыннан соң, приют күршедәге бинага күчерелә. Бинаны бертуган Юнысовлар акчасына архитектор П. И. Романов үзгәртеп кора. Хәзерге вакытта бина Тукай урамы, 67/14 адресы буенча урнашкан һәм төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты статусына ия.

Химаячеләр шурасы

  • Ибраһим Юнысов, 1844 елдан приютның химаячесе, (аерым хезмәтләрдә билгеләнгәнчә, 1945–1885 елларда приютның директоры[5]);
  • Исхак Юнысов,1844 елдан приютның химаячесе, 1859 елда директоры вазифасына раслана[1];
  • Шаһиәхмәт Алкин, приют директоры;
  • Хәсән Апанаев;
  • Мөхәммәт Апанаев, сабын кайнату заводы хуҗасы;
  • Исхак Апаков, мамык тукымалар фабрикасы хуҗасы;
  • Габидә Ибраһимова (Шаһиәхмәт Алкинның хатыны);
  • Бибимаһруй Мөхәммәтҗанова (Ибраһим Юнысовның хатыны);
  • Бибиәсма Мусина (Исхак Юнысовның хатыны).

Җәдвәл (1875)

  • Шимбә: иртәнге якта русча матур язу, төштән соң татарча, гарәпчә, фарсыча матур язу;
  • Якшәмбе: иртәнге якта русча матур язу, төштән соң татарча матур язу;
  • Дүшәмбе: иртәнге якта русча уку, төштән соң татарча, гарәпчә, фарсыча уку;
  • Сишәмбе: иртәнге якта русча уку, төштән соң татарча, гарәпчә, фарсыча уку;
  • Чәршәмбе: иртән русча арифметика, төштән соң татарча арифметика;
  • Пәнҗешәмбе: иртән дәресләр юк, төштән соң Коръән уку;
  • Җомга: дәресләр юк.

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 7 8 Мусульманский детский приют. Татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2026.
  2. 1 2 Чем известны купцы Юнусовы? Аргументы и факты — Казань (21 октябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2026.
  3. Рафикова Г. Э. «…Учреждаемый детский приют именовать приютом Юнусовых» (рус.). cyberleninka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2026.
  4. "История благотворительности в Татарстане", blago.tatarstan.ru (архив), retrieved 2026-03-25 
  5. Гибадуллин М.З., Артамонычева А.Р. [f387b00e3c2fe07f568f81509c9262a2.pdf Финансирование исламской благотворительности: исторический опыт России] (рус.). www.tisbi.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2026.

Әдәбият

  1. Казань в памятниках истории и культуры. К.: ТКН, 1982.
  2. Радик Салихов, Рамиль Хайрутдинов. Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XIX веков). К.: Фест, 1995. ISBN 5-900866-01-7

Сылтамалар