Назыйм Якупов
Назыйм Мөхәммәтҗан улы Якупов (рус. Назым Мухаметзянович Якупов; 7 июль 1928, Карача-Елга, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы — 20 февраль 2009, Одесса) — хәрби хезмәткәр һәм тарихчы-галим, югары мәктәп укытучысы. 1956 елгы Венгрия вакыйгаларында катнашучы, гвардия подполковнигы. Советлар Союзы Герое (1957). Тарих фәннәре докторы (1970), профессор (1972). Украина ССРының атказанган фән эшлеклесе (1987).
Тәрҗемәи хәле
Назыйм Якупов 1928 елның 7 июлендә Башкорт АССРның Бөре кантоны, Кушнаренко районы, Карача-Елга авылында крестьян гаиләсендә туа[1].
Туган авылында 7 сыйныф тәмамлап, 1942 елдан «Күмәк» колхозында эшли. 1944 елда Уфага күчә, анда экспедитор, өлкән техник булып эшли.
1948 елдан Совет Армиясендә, шул ук елларда ВКП(б)га әгъза итеп кабул ителә. 1951 елда Львов хәрби-сәяси училищесын тәмамлый.
Танк батальоны командирының сәяси эшләр буенча урынбасары капитан Назыйм Якупов 1956 елның көзендә Совет гаскәрләренең Көньяк төркеме составында, рәсми рәвештә «контрреволюцион фетнәне бастыру» дип аталган, венгр вакыйгаларында катнаша.
Совет гаскәрләренең Венгрия Халык Республикасындагы Көньяк төркеме составындагы 33 нче механизацияләнгән гвардия дивизиясенең 71 нче танк полкының танк батальоны командирының сәяси эшләр буенча урынбасары капитан Назыйм Якупов сугышларның берсендә штурмлау төркеме белән җитәкчелек итә, хәрби бурычына һәм хәрби антына тугры калып, шәхсән үзе фетнәчеләр штабына бара торган юлда киртә булган дошманнарның яшерен корал нокталарын юк итә. Каты яралануына карамастан, куелган бурычларны үти.
Төрле госпитальләрдә озак кына дәваланганнан соң, 1956 елда капитан Назыйм Якупов запаска чыгарыла. 1962 елда Одесса дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый, кафедра мөдире булып эшли. Украина ССРның атказанган фән эшлеклесе, тарих фәннәре докторы, И. И. Мечников исемендәге Одесса милли университеты профессоры, язучы-тарихчы, отставкадагы подполковник Назыйм Якупов соңгы көннәренә кадәр Одесса шәһәрендә яши.
2009 елның 20 февралендә вафат була[1].
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- СССР Югары Советы Президиумының 1956 елның 18 декабре указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен капитан Назыйм Мөхәммәтҗан улы Якуповка Советлар Союзы Герое исеме бирелә, аңа Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале (№ 10809) тапшырыла.
- Ленин ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр, Богдан Хмельницкий ордены (Украина).
- СССРның Югары һәм махсус урта белем бирү министрлыгының «Яхшы уңышлары өчен» билгесе, СССР һәм Украинаның Югары һәм махсус урта белем бирү министрлыкларының Мактау грамоталары, Украина Югары Советының Мактау кәгазе;
- Украина ССРның атказанган фән эшлеклесе.
Исемен мәңгеләштерү
- Львов шәһәрендә гетман Пётр Сагайдачный исемендәге Коры җир гаскәрләре академиясенең (элекке Львов Югары хәрби-сәяси училищесы) территориясендә Назыйм Якуповның бюсты урнаштырылган.
- Башкортстанның Кушнаренко районында Герой укыган мәктәп бинасына Назыйм Якуповка мемориаль такта эленгән.
- И. И. Мечников исемендәге Одесса милли университетының төп корпусында (Дворян урамы, 2)[2] Геройга мемориаль такта куелган.
- Кушнаренко авылында Назыйм Якупов урамы бар.
- 2020 елның 20 октябрендә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Карары белән Кушнаренко муниципаль районының Карача-Елга авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенә Советлар Союзы Герое Назыйм Мөхәммәтҗан улы Якупов исеме бирелә[3][4].
Китаплары
- Весну принесли на знамёнах. 2-е изд. — Одесса, 1984.
- Революция и мир (Солдатские массы против империалистической войны, 1917 — март 1918 гг.) — М.: Мысль, 1980.
- Ленинская стратегия мира. — Киев: Общ-во «Знание» УССР, 1986.
- Первый Верховный главнокомандующий [О Н. В. Крыленко]. — Киев: Общ-во «Знание» УССР, 1989.
- Н. Яҡупов. М полководец Трагедияһы. — М.: Фекеренсә, 1992. — 349 б. — 20 000 дана — ISBN 5-244-00525-1.
- На южном фланге фронта/Подвиг Одессы (в соавторстве с В. П. Щетниковым). — Одесса, 2004.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Р. В. Гареев, И. Г. Каримова. Якупов Назым Мухаметзянович (рус.). Региональный интерактивный энциклопедический портал «Башкортостан» (10 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 октябрь 2025.
- ↑ Мемориальный сайт Н. М. Якупова
- ↑ Ляйсан Закирова. Школам Башкирии присвоили имена Героев Советского Союза (рус.). ИА «Башинформ» (23 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 октябрь 2025.
- ↑ Постановление Правительства Республики Башкортостан от 20 октября 2025 года №487 «О присвоении имен Героев Советского Союза и выдающихся деятелей Республики Башкортостан общеобразовательным организациям Республики Башкортостан» (рус.). Правительство Республики Башкортостан (20 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 октябрь 2025.