Карача-Елга

Карача-ЕлгаБашкортстанның Кушнаренко районындагы татар авылы, авыл җирлеге үзәге. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 600 кешенең яшәве мәгълүм.

Демография

1917 елда авыл хуҗалыгы сан алу вакытында Мәскәү волосте, Карача-Елга авылында 269 хуҗалыкта 1584 кеше яши. Шул исәптән 262 йортта мишәрләр яши (1543 кеше), 7 йортта – башкортлар (41 кеше).[1]

Халык саны
2002[2]2009[2]2010[3]2021[4]
6486406001267

1979 һәм 2002 елда (76%) халык ялгыш рәвештә башкорт итеп яздырылган[чыганагы?].

Җитештерү тармагы

“Карача-Елга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2009 елда предприятиеның 8 сөрү тракторы (Алтай, ДТ), 3 куәтле (1 Кировец, 2 Т-150 К), 8 универсаль (Беларусь), техник культуралар өчен (рәт арасын сөрә торган) – 1 (Т-70) трактор булган. Чәчүлекләр: бодай - 570 га, арпа – 510, көнбагыш 120 га, арыш («чулпан-7» сорты) - 650.[5]

Социаль тармак

Амбулатория, УП (унитар предприятие) “Күмәк”

Мәгариф

Авылда татар урта мәктәбе эшли. 2010-11 уку елында Карача-елга мәктәбендә 100 бала укыган.

Географик урынлашу

  • район үзәгенә кадәр (Кушнаренко): 22 км
  • якындагы тимер юл станциясенә (Уфа): 80 км

Чыганаклар

Сылтамалар