Бакай

Бакай (баш. Баҡай) — Кушнаренко районындагы татар (мишәр) авылы.

2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 446 кешенең яшәве мәгълүм.

Тарихи мәгълүмат

Революциягә кадәр авыл милли-иҗтимагый яктан ике җәмгыятькә бүленгән: алар Бакай-I һәм Бакай-II буларак билгеле булган. Беренчесендә төмән "милләте", икенчесендә мишәрләр яши. Совет заманында авыл мәчете ябылып тормаган. Нигъмәтҗан Хәкимов (1877-1960) мулла булып торган. Кызыл Таң сәхифәләреннән.

Халык саны
2002[1]2009[1]2010[2]2021[3]
541555446765

2002 ел рәсми сан алу вакытында авылда татарлардан (57%) гайре, башкортлар (41%) яшәве ачыкланды.

Икътисад һәм социаль тармак

Мәдәният йорты, халык театры исемен йөртүче татар театраль коллективы, китапханә, ФАП, балалар бакчасы, кибетләр, почта бүлекчәсе, район элемтә үзәге һәм Саклык банкы филиаллары. Предпприятиеләр: КФХ “Самат”, КФХ “Марат” (“Кызыл Таң” битләреннән).

Географик урынлашу

  • район үзәгенә кадәр (Кушнаренко): 25 км
  • якындагы тимер юл станциясенә (Уфа): 83 км

Шәхесләр

  • Наил Зарипов (1957), инженер-механик, техник фәннәр докторы (2002), профессор (2002).

Сылтамалар