Наталья Поклонская

Наталья Владимир кызы Поклонская (1980 елның 18 марты, Кырым өлкәсе) — Михайловка авылы, Ворошиловград өлкәсе, УССР, СССР) — баштарак Кырым, Украина, соңрак Россия дәүләт эшлеклесе, юрист. 2021 елның 13 октябреннән Россия Федерациясенең Кабо-Вердедагы Гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе. 2016-2021 елларда Дәүләт Думасы депутаты (VII чакырылыш).

undefined

2014 елның 11 мартынннан Кырым Республикасының беренче прокуроры. 11 мартка кадәр Украина прокуратурасы хезмәткәре. 2014 елның 25 мартыннан Россия Федерациясе Кырым Республикасы прокуроры вазифаларын башкара (2016 елның 6 октябренә кадәр.

3 класслы Юстиция дәүләт киңәшчесе (2015).[1]

Россия Федерациясенең иң яшь генералы.

Гаилә

Аның ике бабасы да Бөек Ватан сугышында һәлак була. Ата-анасы — пенсионерлар, Кырымда торалар.

Гаиләсе: аерылган, кызын тәрбияли. Фортепианода уйный, рәсем ясарга ярата.

Дан

Прокурор хезмәтенә керү сәбәпле чыгыш ясаганнан соң Наталья Поклонская бөтен дөньяда, аеруча Япониядә дан казана (Натальяның тышкы күренеше япон аниме матурлык стандартына туры килә). Интернет челтәрендә Натальяның күп һәвәскәр сурәтләре, видеоклиплары, аның турында җырлар бар.

Фан-арт галереясе (Викискладта барлык сурәтләр)