Негара мәчете
Негара мәчете (малайз. Masjid Negara — Малайзия башкаласы Куала-Лумпурда урнашкан сөнни җәмигъ мәчете. 1963 елдан илнең милли мәчете исемен (Masjid Negara Malaysia) йөртә.
Тарих
1957 елда Малайзия Бөекбританиядән бәйсезлек алгач, яңа хөкүмәт икътисад, социаль өлкә һәм архитектура өлкәләрендә үсеш программаларын актив гамәлгә ашыра башлый. Үсеш программалары Малайзиянең яңа прогрессив мәдәниятен һәм демократиянең казанышларын күрсәтергә тиеш була. 1957 елда ил бәйсезлеге символын гәүдәләндерүче милли мәчет төзү идеясе туа. 1958 елның мартында яңа мәчетне бәйсез Малайзия Федерациясенең беренче премьер-министры Тунку Габделрахман хөрмәтенә Тунку мәчете дип атарга карар ителә, тик ул баш тарта һәм мәчетне Негара мәчете (Masjid Negara, Милли мәчет) дип атарга тәкъдим итә.
Архитектурасы
Фотогалерея
Сылтамалар
Моны да карагыз
Искәрмәләр