Нигъмәтулла (авыл)

Нигъмәтулла (Мәләш, рус. Нигматуллино, уст. Нигаметуллино) — Башкортстанның Әлшәй районындагы татар авылы. Нигъмәтулла авыл советы үзәге. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 553 кешенең яшәве мәгълүм.[1]

Тарихи мәгълүматлар

Архив материаллары ышансак, авылны 1793 елны мишәр поручик Нигъмәтулла Янышев нигезли. Авылга төрле елларда Салих, Бозаяз, Ярми, Яңавыл, Чуенчы авылларыннан кешеләр килеп утырганнар (һәммәсе – мишәр авыллары). 1923 елга кадәр Нигъмәтулла вулысы үзәге.

Демография

1917 елда үткәрелгән авыл хуҗалыгы исәбен алу мәгълүматларыннан Уфа губернасы Бәләбәй өязенең Нигъмәтулла вулысы, Нигъмәтулла авылында 533 хуҗалыкта 3034 җан исәпләнүе күрсәтелә. Милләт буенча барысы диярлек мишәрләр, 55 башкорттан һәм 10 рустан гайре.[2]
Өч ел узуга, 1920 елда шунда ук 556 йортта 3056 татар яши.[3]
1959 елда 1072 кеше яши (татарлар)
1989 елда – 664 (татарлар)

2002[4] 2010[1]
614 553

2002 елгы сан алу буенча халыкның 89 проценты татарлар, ләкин мәгълүмат тулы түгел.

Танылган кешеләре

Мәгариф

Урта мәктәп, шулай ук мәчет бар.

Җитештерү тармагы

Географик урынлашу

Авылның төп бәласе – юлсызлык.

Чыганаклар

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә