Мазепин Никита Дмитриевич
Никита Дмитриевич Мазепин (2 март 1999, Мәскәү) — 2021 ел сезонында «Формула-1» чемпионатында «Хаас» командасы өчен чыгыш ясаучы Россия автоузышчысы. «Мы выступаем как один» (The We Compete As One foundation) спортка бәйле булмаган сәбәпләр аркасында ярышлардан читләштерелгән спортчыларга ярдәм итү фондына нигез салучы. Россиянең автоспорт мастеры[2].
2024 елның октябрендә автоузышчы карьерасын тәмамлавы турында игълан итә[3].
2022 елдан Европа Берлеге, Бөекбритания һәм башка илләрнең персональ санкцияләренә кертелә[4]. 2024 елның 20 мартында Европа Берлеге суды санкцияләрне гамәлдән чыгарырга карар чыгара[5]. 2024 елның 11 сентябрендә Европа Берлеге санкцион исемлегеннән[6], 2024 елның 27 сентябрендә — Швейцариянең санкцион исемлегеннән чыгарылган[7].
Тәрҗемәи хәле
Никита Мазепин 1999 елның 2 мартында Мәскәүдә туа. «Уралхим» компаниясе генераль директоры эшмәкәр Дмитрий Мазепинның улы. Мазепинның карьерасы җиде яшендә картингтан башлана[8]. 2011 елдан 2014 елга кадәр KF, KF2, KF3 һәм KFJ классларында төрле картинг ярышларында катнаша. 2014 елда KF классында CIK-FIA World Championship көмеш призёры була[9].
2014 елда MRF Challenge Formula 2000 сериясенең лосаль (Катар) этабында катнашып, ачык тәгәрмәчле чемпионатта дебют ясый. Дүрт ярышның икенчесендә икенче урынны ала, барлыгы 36 очко җыя[9].
2015 елның кышында Мазепин Яңа Зеландияның «Toyota Racing Series» чемпионатында чыгыш ясый, анда шәхси зачётта 18 нче урынны ала. Соңрак Төньяк Европа Формула-Рено 2.0 кубогында «Josef Kaufmann Racing» командасы өчен чыгыш ясый башлый. Узыш этабының берсендә «Ред Булл ринг»та өченче урынны ала, бер сезон эчендә барлыгы 125,5 очко җыя һәм аның нәтиҗәләре буенча уникенче була. Шулай ук «Josef Kaufmann Racing» составында Формула-Рено 2.0 Еврокубогының җиде узышында катнаша, әмма турнирда очко җыя алмый[9].
2016 елда «HitechGP» командасы составында «Формула-3» Европа чемпионатында тулы сезон уздыра. Анда утыз узышта ун очко җыя һәм шәхси зачётта егерменче була. Моннан тыш, Формула-Рено 2.0 Еврокубогының һәм Формула-3 Бөекбритания чемпионатының берничә узышында катнаша. Ноябрьдә Макао Гран-прие узышында катнаша: беренче узышта 18 нче урынны ала, икенчесендә финишка барып җитә алмый[9].
2016 елда Формула-1 «Форс Индия» командасы белән контрактка төзи. Контракт буенча Мазепин үсеш буенча пилот була[10]. 12 һәм 13 июльдә Сильверстоунда (Бөекбритания) тестларда катнаша, барлыгы 104 әйләнеш уза[11].
2017 елда «Формула-3» Европа чемпионатында катнашуын дәвам итә. Сезон барышында өч тапкыр подиумга күтәрелә (шуларның икесе — «Ред Булл ринг»та), барлыгы 108 очко җыя һәм шәхси зачётта унынчы урынны ала[9].
2018 елда Мазепин GP3 кә күчә. Барселонада беренче узышта ук беренче урынны ала, аннары «Хунгароринг»та (Модьород, Маҗарстан) беренче узышта, Спа-Франкоршамда (Спа, Бельгия) һәм Яс Маринада (Әбү-Даби, БГӘ) икенче узышта җиңә. Сезон эчендә сигез тапкыр подиумга күтәрелә, 198 очко җыя һәм чемпионатның көмеш призёры була[9].
2019 ел сезоныннан «ФИА Формула-2»дә чыгыш ясый. 2020 елда ике җиңү яулый (тагын бер ярышта штраф аркасында җиңүдән мәхрүм ителә). Нәтиҗәдә, 164 очко җыя һәм шәхси зачётта 5 нче урынны ала.
2020 елның 1 декабрендә Мазепинның 2021 елда «Формула-1» чемпионатында «Хаас» командасы пилоты булуы игълан ителә.
2021 елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының глобаль процесслар факультеты бакалавриатын тәмамлый[12][13].
2022 елның июлендә спортчы «Шелковый путь» ралли-рейдында мотовездеходлар гомуми зачетында җиңү яулый.
Церебраль параличлы кешеләргә ярдәм итә торган «Подарок ангелу» фондының попечительләр советы әгъзасы булып тора.
2022 елның 5 мартында Haas командасы Никита Мазепин һәм Уралкалий белән хезмәттәшлекне туктатуы турында игълан итә[14][15].
2022 елның язында «Мы выступаем как один» (The We Compete As One foundation) фондын булдыра, фонд спортка бәйле булмаган сәбәпләр аркасында ярышлардан читләштерелгән спортчыларга ярдәм итү белән шөгыльләнә[16][17].
2024 елның октябрендә автоузышчы карьерасын тәмамлау турында игълан итә[3].
2025 елның май ахырында Россиянең автоспорт мастеры дәрәҗәсен ала[18].
Чыгышлар нәтиҗәләре
| Сезон | Серия | Команда | Узыш | Җиңү | Поуллар | Иң яхшы әйләнеш | Подиумнар | Очколар | Урыны |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| 2014/15 | MRF Challenge Formula 2000 | 4 | 0 | 0 | 0 | 1 | 36 | 10 | |
| 2015 | Формула-Рено 2.0 Еврокубогы | Josef Kaufmann Racing | 7 | 0 | 0 | 0 | 0 | 0 | — |
| Формула-Рено 2.0 Төньяк Европа кубогы | Josef Kaufmann Racing | 16 | 0 | 0 | 0 | 1 | 125.5 | 12 | |
| Toyota Racing Series | ETEC Motorsport | 16 | 0 | 0 | 0 | 0 | 304 | 18 | |
| 2016 | Формула-3 Бөекбритания чемпионаты | Carlin | 3 | 1 | 0 | 0 | 1 | 51 | 23 |
| Формула-3 Европа чемпионаты | HitechGP | 30 | 0 | 0 | 0 | 0 | 10 | 20 | |
| Формула-Рено 2.0 Еврокубогы | AVF by Adrián Vallés | 4 | 0 | 0 | 0 | 0 | 5 | 16 | |
| Макао Гран-прие | HitechGP | 1 | 0 | 0 | 0 | 0 | — | — | |
| Формула-1 | Форс Индия | тест/резерв пилот | |||||||
| 2017 | Формула-3 Европа чемпионаты | Hitech GP | 30 | 0 | 0 | 1 | 3 | 108 | 10 |
| Формула-1 | Форс Индия | тест/резерв пилот | |||||||
| 2018 | GP3 | ART Grand Prix | 18 | 4 | 1 | 5 | 8 | 198 | 2 |
| Формула-1 | Форс Индия | тест/резерв пилот | |||||||
| 2019 | ФИА Формула-2 | ART Grand Prix | 22 | 0 | 2 | 0 | 0 | 11 | 18 |
| 2019-20 | Формула-3 Азия чемпионаты | Hitech Grand Prix | 15 | 1 | 0 | 0 | 4 | 186 | 3 |
| 2020 | ФИА Формула-2 | Hitech Grand Prix | 24 | 2 | 0 | 2 | 6 | 164 | 5 |
| 2021 | Формула-1 | Uralkali Haas F1 Team | 14 | 0 | 0 | 0 | 0 | 0 | 21 |
| 2023 | Азиатская серия Ле-Ман | 99 Racing | 1 | 0 | 0 | 0 | 1 | 15* | 3* |
«Формула-2»
| Сезон | Команда | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | Урыны | Очколар |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| 2019 | ART Grand Prix | БАХ
ГОН |
БАХ
СПР |
БАК ГОН 8 |
БАК СПР Сход |
КАТ
ГОН |
КАТ
СПР |
МОН
ГОН |
МОН
СПР |
ЛЕК
ГОН |
ЛЕК
СПР |
РБР
ГОН |
РБР
СПР |
СИЛ
ГОН |
СИЛ
СПР |
ХУН
ГОН |
ХУН
СПР |
СПА
ГОН |
СПА
СПР |
МНЦ
ГОН |
МНЦ
СПР |
СОЧ
ГОН |
СОЧ
СПР |
ЯСМ
ГОН |
ЯСМ
СПР |
18 | 11 |
| 2020 | Hitech Grand Prix | РБР1
ГОН |
РБР1
СПР |
РБР2
ГОН |
РБР2
СПР |
ХУН
ГОН |
ХУН
СПР |
СИЛ1
ГОН |
СИЛ1
СПР |
СИЛ2
ГОН |
СИЛ2
СПР |
КАТ
ГОН |
КАТ
СПР |
СПА
ГОН |
СПА
СПР |
МНЦ
ГОН |
МНЦ
СПР |
МУГ
ГОН |
МУГ
СПР |
СОЧ
ГОН |
СОЧ
СПР |
БАХ1
ГОН |
БАХ1
СПР |
БАХ2
ГОН |
БАХ2
СПР |
5 | 164 |
Искәрмәләр
- ↑ https://www.f1mania.net/f1/schumacher-me-inspirou-a-perseguir-o-objetivo-da-f1-diz-mazepin/
- ↑ Виталий Весёлый. Никите Мазепину присвоено звание мастера спорта России. championat.com. Чемпионат (10 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 сентябрь 2025.
- ↑ 1 2 Никита Мазепин объявил о завершении карьеры автогонщика (2024-10-16). 2 сентябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ МАЗЕПИН Никита Дмитриевич - биография, досье, активы (рус.). Война и санкции. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 сентябрь 2025.
- ↑ Суд ЕС постановил снять санкции с Никиты Мазепина.
- ↑ Послы ЕС продлили санкции против РФ (2024-09-11).
- ↑ Швейцария сняла санкции с гонщика Никиты Мазепина (2024-09-27).
- ↑ Еще один русский в Ф1. Кто такой Никита Мазепин (рус.). ru.motorsport.com (1 февраль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 сентябрь 2025.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Nikita Mazepin | Racing career profile (рус.). Driver Database. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 сентябрь 2025.
- ↑ Мазепин хотел 'продемонстрировать свой потенциал' на тестах (рус.). ru.motorsport.com (14 июль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 сентябрь 2025.
- ↑ Тесты Формулы-1 2016, Сильверстоун (рус.). f1report.ru (12 июль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 сентябрь 2025.
- ↑ Мазепин объяснил, откуда у него на комбинезоне большой логотип МГУ (рус.). ru.motorsport.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 сентябрь 2025.
- ↑ Никита Мазепин хочет работать по специальности после ухода из гонок (рус.). Рамблер/спорт. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 сентябрь 2025.
- ↑ Михаил Смирнов. В Haas прекратили сотрудничество с Никитой Мазепиным (рус.). F1News.ru (5 март 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 сентябрь 2025.
- ↑ Russian driver Nikita Mazepin’s F1 contract terminated by Haas team (2022-03-05). 2 сентябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Гонщик Никита Мазепин создаст фонд помощи отстраненным спортсменам (рус.). Forbes.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 сентябрь 2025.
- ↑ Российский автогонщик Никита Мазепин откроет фонд помощи отстраненным спортсменам. Российская газета. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 сентябрь 2025.
- ↑ Виталий Весёлый. Никите Мазепину присвоено звание мастера спорта России. championat.com. Чемпионат (10 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 сентябрь 2025.
Сылтамалар
- wcao.fund — официальный сайт Фонда «Мы выступаем как один» (We Compete As One)