Николай Камов
Николай Ильич Камов (1902 елның 1 (14) сентябре, Иркутск, Россия империясе — 1973 елның 24 ноябре, Мәскәү, ССРБ) — совет авиаконструкторы, техник фәннәр докторы (1962). Социалистик Хезмәт Герое (1972), ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты (1972).
Тәрҗемәи хәле
Николай Камов 1902 елның 1 (14) сентябрендә Иркутск шәһәрендә туа[2]. Әтисе Илья Михайлович — сәүдәгәр гаиләсеннән, Варшава университетының тарих-филология факультетын тәмамлаган, филология укытучысы[3].
Алтын медаль белән коммерция училищесын тәмамлый, уку вакытында авиация белән кызыксына башлый, еш кына ул вакытта танылган очучыларның демонстрацион очышларында була.
1918 елда ул Себер Томск технология институтының механика факультетына укырга керә. 1920 елда авиаотрядка укырга керергә омтыла, әмма туганда алган кул җәрәхәте аркасында кабул ителми. Институтны кызыл диплом белән тәмамлый. Аның исеме мәрмәр тактага кертелгән[4].
Авиация сәнәгатендә эш
1923 елда институтны тәмамлаганнан соң, инженер-механик Камов Мәскәүгә китә һәм Юнкерсның концессион заводында слесарь булып эшли башлый. 1924 елдан «Добролет»та инженер-механик булып эшли.
1927 елда 25 яшьлек Камов Дмитрий Григоровичның диңгез очкыч төзелеше конструкторлык бюросына чакырыла. Анда ул МР-3бис күзәтче диңгез гидроочкычның модификациясен эшләүдә катнаша. 1928 елда КБ бригадасының әйдәүче конструкторы һәм җитәкчесе була.
1929 елда Камов Николай Скржинский белән бергә КАСКР-1 «Красный инженер» беренче совет автожирын төзи.
1930—1931 елларда ТОМ-1 очкыч-торпеда ташучы җитештерү буенча әйдәп баручы инженер була[5]. 1931 елның октябрендә үзәк аэрогидродинамика институтының махсус конструкцияләр секциясендә автожирларның конструкторлык бригадасы башлыгы итеп билгеләнә.
1939 елның 21 мартында автожирлар җитештерү заводын төзү турында карар кабул ителә. Камов аның баш конструкторы һәм директоры була, Михаил Миль — директор урынбасары.
1940 елда Камов боралак төзелеше буенча КБ баш конструкторы була (соңрак Н. И. Камов исемендәге ТКБ).
Камов җитәкчелегендә Ка-8 (1948), Ка-10, Ка-15 (1956), Ка-18 (1960), Ка-25 (1968), Ка-26 (1967) боралаклар, Ка-22 (1964) канатлы боралак, «Север-2» һәм Ка-30 аэрочаналар, глиссер төзелә.
Николай Камов 1973 елның 24 ноябрендә ашказаны асты бизенең яман шешен бетерү операциясеннән соң өзлегүләр нәтиҗәсендә вафат була. Мәскәүдә Новодевичье зиратында җирләнгән.
Бүләкләр
- Социалистик Хезмәт Герое (1972);
- Ике Ленин ордены (1962, 1972);
- Ике Кызыл Байрак Хезмәт ордены (1957, 1971);
- ССРБ Дәүләт премиясе (1972)
Хәтер
- Камов исемен ул эшләгән ТКБ һәм Люберцы шәһәрендә урнашкан Ухтом боралак заводы (1992 елдан — «Камов» ААҖ) йөртә.
- Люберцыда, Иркутскта, Томскта һәм Мәскәүдә мемориаль такталар урнаштырылган.
- Мәскәү, Люберцы, Улан-Удэ һәм Минск урамнары Камов исеме белән аталган[6].
- 2002 елда Камов хөрмәтенә Россиядә почта маркасы чыгарыла.
- 2019 елда Николай Камов исеме Томскның Богашево аэропортына бирелә[7].
Искәрмәләр
- ↑ Камов Николай Ильич // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ Герой Социалистического Труда Камов Николай Ильич :: Герои страны
- ↑ Суходолов А. П., Майдачевский Д. Я. И. М. Камов — энтузиаст и деятель практико-ориентированного образования в Иркутске // Историко-экономические исследования. 2019. Т. 20, № 1.
- ↑ Камов Николай Ильич. olymp.aviaschool.net. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2017.
- ↑ Ришар ТОМ-1
- ↑ Краткая история авиации и ее героев. Сделано с «А-100 Девелопмент» (рус.). 34travel.me (31 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июль 2020.
- ↑ РИА Томск: Путин официально присвоил имя Николая Камова томскому аэропорту.
Әдәбият
- Савинский Ю. Э. Камов : Творческая биография конструктора вертолётов. — Москва: Полигон-Пресс, 2002. — 200 с. — 2000 экз. — ISBN 5-94384-012-5.
