Ногман Мусин
Ногман Сөләйман улы Мусин (баш. Ногман Сөләймән улы Мусин; 1931 елның 17 июле, СССР, РСФСР, БАССР, Макар районы, Колгына ― 2021 елның 31 октябре, РФ, БР, Уфа) — укытучы, журналист, язучы-прозаик. 1958 елдан — КПСС, 1963 елдан — СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Башкортстанның халык язучысы (2001); Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1981) һәм Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1991). «Башкортстан Республикасында күрсәткән хезмәтләре өчен» (2011), Халыклар дуслыгы һәм Салават Юлаев (2007) орденнары кавалеры.
Тәрҗемәи хәле
Ногман Мусин 1931 елның 17 июлендә Башкорт АССРның Макар районы (хәзерге Башкортстан Республикасының Ишембай районы), Колгына авылында туа.
1937—1944 елларда Колгына авылында җидееллык мәктәптә укый. 1947 елда Макар урта мәктәбен тәмамлый һәм шунда ук укытучы булып эшли. 1949 елда Стәрлетамак укытучылар институтына укырга керә. 1951 елда югары уку йортын тәмамлап, бераз Макар район мәгариф бүлегендә инспектор вазифасын башкара һәм ел азагында СССР Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә чакырыла.
1953 елда запаска кайтарылгач, «Совет Башкортстаны» республика газетында әдәби хезмәткәр, аннан соң Колгына авылында дүрт ел укытучы булып эшли.
1958 елда Уфага килә, «Агыйдел» журналында — бүлек мөдире, җаваплы секретарь, 1962 елның башыннан «Совет Башкортстаны» газетында әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара.
Башкорт дәүләт университетының кичке бүлеген тәмамлагач, «Агыйдел» журналында бүлек мөдире, Башкортстан телевидениесендә, аннары Башкортстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшли.
Иҗаты
Ногман Мусин иҗат белән Стәрлетамак укытучылар институтында укыганда кызыксына башлый. Беренче шигырьләре үзе хәрби хезмәттә чагында республика газетларында һәм «Әдәби Башкортстан» журналында басылып чыга. Бу чорда ул проза жанрында да иҗат итә, солдатлар тормышына багышланган берничә хикәя яза. «Минем дус» дигәне 1954 елда «Әдәби Башкортстан» журналында, калганнары «Совет Башкортстаны», «Ленинчы» газетларында, 1956 елда «Әдәби Башкортстан» журналында басыла[2].
Аның беренче күләмле әсәре — «Зөһрә» повесты 1956 елда «Әдәби Башкортстан» журналында чыга. Аннан соң бер-бер артлы «Горурлык», «Күкчә урманында», «Җир бизәге», «Авылым юлы», «Кеше елмая», «Чәчкәләр керфеген ача» исемле повестьлары басылып чыга. Язучының төп темасы — урман, аны саклау[3].
1968 елда күмәк хуҗалык тормышына багышланган «Өзәрем юл кешеләре» исемле роман яза.
«Сайлап алган язмыш», «Зәңгәр тауда — ак болан», «Язгы ташкыннар алдыннан» («Яралы кеше тавышы»), «Мәңгелек урман», «Таң белән чык юлларга», «Шунда ята батырлар сөяге» романнары һәм кызыклы повестьлары Ногман Мусинны башкорт прозасы язучысы итеп таныта. Аның әсәрләренең геройлары — безнең замандашларыбыз.
Китаплары
| Китаплары |
|---|
Рус телендә
Татар телендә
|
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1981);
- Салават Юлаев исемендәге премиясе (1991);
- Башкортстан Республикасының халык язучысы (2001);
- Салават Юлаев ордены (2007);
- «Башкортстан Республикасында күрсәткән хезмәтләр өчен» ордены (2011);
- Халыклар дуслыгы ордены (2016)[4].
Исемен мәңгеләштерү
- 2024 елның декабрендә Уфа шәһәренең 48 нче башкорт лицеена Ногман Мусин исеме бирелә[5];
- 2023 елның декабрендә Салават башкорт дәүләт драма театрында Ногман Мусин истәлегенә аның әсәре буенча сәхнәләштерелгән спектакль күрсәтелә[6];
- 2022 елның 26 октябрендә Уфадагы 1983—2021 елларда әдип яшәгән йортка мемориаль такта эленә[7].
- Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 2021 елның 11 маендагы 207 нче Карары белән Башкортстанның халык язучысы Ногман Сөләйман улы Мусинның исеме Башкортстан Республикасы Ишембай муниципаль районының Колгына авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенә бирелә[8];
- туган авылында язучының музее эшли.
Искәрмәләр
- ↑ В Уфе ушел из жизни народный писатель Башкортостана Нугуман Мусин (рус.). ИА «Башинформ» (31 октябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 февраль 2026.
- ↑ БР әдәби картасы сайтында
- ↑ Республика Башкортостан, 25.07.2006 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
- ↑ Ләйлә Аралбаева. Радий Хәбиров «ХХ гасыр язучысы» форумында җөмһүрият язучыларын һәм шагыйрьләрен бүләкләде. ИА «Башинформ», 28.05.2021 [рус.] [башк.]
- ↑ Лейла Аралбаева. Уфимскому лицею присвоено имя народного писателя Башкирии (рус.). ИА «Башинформ» (6 февраль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 февраль 2026. [рус.]
- ↑ Лейла Аралбаева. В Башкирии почтили память народного писателя Нугумана Мусина (рус.). ИА «Башинформ» (4 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 февраль 2026. [рус.]
- ↑ Лейла Аралбаева. В Уфе открылась мемориальная доска народному писателю Башкортостана Нугуману Мусину (рус.). ИА «Башинформ» (26 октябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 февраль 2026. [рус.]
- ↑ Постановление Правительства Республики Башкортостан от 11 мая 2021 года № 207 «О присвоении общеобразовательным организациям Республики Башкортостан имен Героев Советского Союза и выдающихся деятелей Республики Башкортостан» (рус.). Правительство Республики Башкортостан (11 май 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 февраль 2026. [рус.]
Әдәбият
- Гайнуллин М. Ф., Хусаинов Г. Б. Писатели Советской Башкирии. Биобиблиографический справочник / Оформление А. Королевского. — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1977. — 416 стр. [рус.]
- Ғәйнуллин М. Ф., Хөсәйенов Ғ. Б. Совет Башҡортостаны яҙыусылары. Биобиблиографик белешмә. Тулыландырылған, төҙәтелгән икенсе баҫма. — Өфө: Башҡортостан китап нәшриәте, 1988. — 400 бит.
- Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с. [рус.]
- Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1 [рус.] [Тикшерелгән 4 декабрь 2023]
- Ноғман Мусин : биобиблиогр. күрһ. / Башҡортостан Республикаһы мәҙәниәт министрлығы. Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Башҡортостан Республикаһы Милли китапханаһы. Мәғлүмәт һәм библиогр. бүлеге; сост. Ф. Мусина; ред. З. Собханғолова, М. Әминова; отв. за вып. И. В. Үтәгәнов . — Уфа: [НБ РБ], 2001. — 80 б.: фото. — Текст на башк., тат., рус. яз. . — Именной указ. с. 76-80 . — На обл. загл. на рус. яз. . — 200 экз. — ISBN
Сылтамалар
- «Башҡортостан» төбәк интерактив энциклопедик порталы. Мусин Ноғман Сөләймән улы [Тикшерелгән 15 февраль 2026] [башк.]
- Республиканский музей Боевой Славы. Официальный сайт. 90-летие народного писателя Башкортостана Нугумана Мусина [рус.] [Тикшерелгән 15 февраль 2026]
Башкортстан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә:
башка чыганаклар: