Нур Ислам (мәчет, Осинники)
«Нур Ислам» мәчете (рус. Мечеть «Нур Ислам» г. Осинники) ― Кемерово өлкәсе, Осинники шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнары Дини җыены составындагы Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтенә караган мөселманнарның җирле «Нур Ислам» мәхәлләсе карамагында.
Осинники шәһәрендә (1926 елга кадәр Тагдагал улусы, 1926 елдан штб, 1938 елдан Осинники шәһәре) 40 367 кеше яши (2021), шәһәрдә яшәүче татарлар саны ― 1 405 (2010)[1].
Тарих
2004 елның октябрендә Кемерово өлкәсе, Осинники шәһәренең «Дуслык» Татар мәдәнияте үзәге җирлегендә дини җәмгыять оеша[1].
Мөселманнарның җирле «Нур Ислам» дини җәмгыяте (мәхәллә) 2006 елның 18 июлендә Кемерово өлкәсенең Федераль теркәү хезмәтендә, шулай ук Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте каршында теркәлә[2].
2009 елдан хәзерге исемен йөртә һәм Үзәкләштерелгән дини оешма Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте составына керә. «Нур Ислам» дини җәмгыяте (мәхәллә) бергәләп дин тоту һәм иман тарату өчен гражданнарны ирекле нигездә берләштерә.
2004 елда шәһәр үзәгеннән 30 минутлык арада урнашкан элеккеге шәһәр типографиясе бинасында, үзгәртеп кору эшләреннән соң, «Нур Ислам» исемендәге мәчет ачыла[3] [4]. Мәчетнең эчке диварлары, түшәме һәм идәннәре яңартыла, бинаның фасады һәм түбәсе ремонтлана[5].
Мәчеттә мөселман якшәмбе мәктәбе эшли, анда яшь тәрбияләнүчеләр Ислам нигезләрен өйрәнәләр[1].
Имамнар
- 2006―2014 елларда имам-хатыйб Әнвәр Айсә улы Әширов (Анвяр Айсеевич Аширов), 2014 елдан Новокузнецк шәһәренең «Чулпан» мәчете имам-хатыйбы.
- 2014―2015 елларда имам Мосавир хәзрәт Якупов, мәхәллә идарәсе рәисе Ягъфәр Әбүбәкер улы Хәсәншин.
- 2015 елдан имам-хатыйб Гыйният улы Азат хәзрәт Шәйдуллин[1].
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 Осинники. Религия. татарыкузбасса.рф [рус.]
- ↑ МРОМ Местная религиозная организация мусульман в городе Осинники Кемеровской области. Архив города [рус.]
- ↑ Осинники: достопримечательности и интересные места. Все достопримечательности [рус.]
- ↑ МП «Городская типография» г. Осинники. audit-it.ru [рус.]
- ↑ Мечеть Нурислам, Осинники: лучшие советы перед посещением. Tripadvisor [рус.].
Сылтамалар
Осинники. YouTube видео, 1:07- Мәчет панорамасы