Чулпан (мәчет, Новокузнецк)

«Чулпан» мәчете (рус. Мечеть «Чулпан», г.Новокузнецк) ― Кемерово өлкәсе, Новокузнецк шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнары Дини җыены составындагы Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтенә караган мөселманнарның җирле «Чулпан» мәхәлләсе карамагында. Шәһәрдә ачылган беренче мәчет.

Новокузнецк ― Кузбассның иң зур һәм иң борынгы шәһәре. 1620 елда нигезләнә. Монда Кемерово өлкәсенең барлык мөселман халкының яртысы яши. Мөселманнар шәһәр халкының якынча унынчы өлешен тәшкил итә. Шәһәрдә ике мөселман җәмгыяте бар: «Чулпан» һәм «Абду Рахмон»[1].

Тарих

Новокузнецкта коммунизмның «бөек төзелешләре» чорыннан бирле зур татар-башкорт җәмгыяте яши, аның вәкилләре, СССРда үзгәртеп кору башлангач, ата-бабаларының рухи мирасын торгызуга алына[1].

Мәхәллә 1990-елларда ирле-хатынлы Мәрван Хөсни улы (1996 елда вафат) һәм Миңнегөл Гайфетдиновлар тырышлыгы белән оештырыла. Пенсиядәге Миңнегөл Гайфетдинова (1935 елда Башкортстаннан сөрелгән мулланың кызы) Новокузнецкта үз фатиры адресы буенча «Чулпан» дини җәмгыятен терки һәм намазлар уку өчен үз фатирын бирә[1].

2003 елда мәчет өчен яраклы корылма эзләп, Миңнегөл Гайфетдинова һәм аның икенче ире имам Рәшит Зәки улы Гыйззәтов шәһәр читендәге Орджоникидзе районында сатуга куелган ташландык һәм ярым җимерелгән «Комета» кинотеатры бинасына игътибар итәләр. Бинаны сатып алырга эшмәкәр Юрий Моисей улы Асаилов (Азәрбайҗан яһүде, вафат) ярдәм итә, бина аның акчасына сатып алына, ремонт белән Азиз Баһаветдинов һәм башка шәхси иганәчеләр ярдәм итә. Төзелеш 2003 елда, барлык кирәкле рөхсәтләрне алгач башлана. Төзелеш (дөресрәге, үзгәртеп кору) эшләре якынча ел ярым дәвам итә һәм шул вакыт эчендә иске кинотеатр бинасы ике манаралы җәмигъ мәчетенә әверелә. Мәчет 2004 елның 14 ноябрендә ачыла [2].

Мәхәлләнең нигезен җирле мөселманнар (күпчелек татарлар, шулай ук башкортлар) тәшкил итә, мәхәллә әгъзалары арасында шулай ук таҗиклар, кыргызлар, үзбәкләр, азәрбайҗаннар, казакълар, Төньяк Кавказ халыклары да бар. «Чулпан» мәчетенә йөрүчеләрнең күпчелеген хезмәт мигрантлары тәшкил итә[3]. Әмма шәһәрнең бер читеннән икенчесенә намазга бару кыенрак була, чөнки юлга берәр сәгать вакыт тотыла. 2008 елда Новокузнецкта икенче мөселман җәмгыяте – «Абду Рахмон» барлыкка килә һәм теркәлү үтә (имам Амиржон Ризоев)[1]. Шәһәрнең төньягында Завод районында «Садовый» сәүдә үзәге территориясендә базарда эшләүче таҗиклар һәм үзбәкләр өчен «Абду Рахмон» гыйбадәт бүлмәсе ачылгач, «Чулпан» мәчетенә йөрүче таҗиклар һәм үзбәкләрнең саны сизелерлек кими.

БДБ мөселман төбәкләреннән, нигездә Таҗикстаннан чыккан мөселманнар вакытлы гыйбадәтханә бинасы итеп «Садовый» күмәртәләп сату сәүдә базасы җирлегендәге зур ангарның икенче катындагы келәт бинасын җайлаштыралар. Җомга намазына килгән халык икенче каттагы намаз залына сыймый, 100-150 кеше урамда намаз укый, бәйрәм гаетләренә бирегә 7 меңләп кеше килә, бөтен территория биләп алына[1].

Новокузнецк шәһәрендә Кемерово өлкәсенең барлык мөселман халкының яртысы яшәгәнлектән, шәһәрдә яңа зур мәчет (җәмигъ мәчете) төзү мәсьәләсе туа. Башта Җәмигъ мәчете өчен җир шәһәрнең Завод районына керү урынында бүлеп бирелә, әмма бу карарга җирле халык каршы чыга. Нәтиҗәдә, аз кешеле районда 2,5 гектар җир бүлеп бирелә. Шәһәр мэриясенең шәһәр төзелеше һәм җир ресурслары комитеты мәчет өчен җир участогы бүлеп бирүне килештерә[1].

Бина

Икенче катта «Мәхәллә һәм шәһәр татар җәмгыяте музее» урнаша. Шулай ук мәчеттә ашханә һәм аш пешерү бүлмәсе, ритуаль бина, имам кабинеты һәм башка бүлмәләр бар.

Кузбасс башлыгы (1997―2018) Әман Молдагазы (Гомәр) улы Түлиев (1944―2023) мәчеткә бүләк ясый (тукымага Аллаһы Тәгаләнең 99 исеме языла)[4].

Мәчет янында Коръәнне өйрәнү, балаларны иман нигезләренә һәм гарәп телендә уку һәм язуга өйрәтү өчен мәктәп эшли. Китап күргәзмәләре үткәрелә.

Имамнар