Нәфисә Гыйльманова

Нәфисә Вәлиәхмәт кызы Гыйльманова (24 сентябрь 1965, Ташкент) — рәссам, педагог. Рәссамнарның Үзбәкстан Сәнгать академиясе каршындагы иҗат берләшмәсе әгъзасы (2000 елдан). Үзбәкстан сынлы сәнгате үсешенә зур өлеш керткән рәссамнарның берсе.

Тәрҗемәи хәле

1965 елның 24 сентябрендә Үзбәк ССР башкаласы Ташкентта хезмәткәр гаиләсендә туган. Низами исемендәге Ташкент педагогика университетының сәнгать факультетын тәмамлаган (Л. Салпинкиди һәм И. Шаабдуллаев курсы, 1987). Хезмәт юлын 1987 елда үзе тәмамлаган университетның рәсем һәм нәкыш кафедрасында укытучы булып башлый, 1987—1997 елларда шунда эшли. 1991—1992 елларда Санкт-Петербургта И. Е. Репин исемендәге нәкыш, скульптура һәм архитектура институтында стажировка үтә. 1997—2002 елларда Үзбәкстан Сәнгать академиясе каршындагы рәсем һәм гамәли сәнгать лицей-интернатында укыта. 2002—2019 һәм 2021—2022 елларда Ташкент архитектура-төзелеш институтында эшли; 2011 елдан рәсем, нәкыш һәм скульптура кафедрасы доценты, 2021—2022 елларда архитектура тарихы һәм теориясе кафедрасында докторант була[1].

Иҗаты

Рәссам нигездә классик натюрморт жанрында эшли. Нидерландлар сынлы сәнгать мәктәбенең «кечкенә голландлылар» жанрындагы натюрморт традицияләрен хөрмәт итә. Борынгы Бохара, Хива, Ташкент пейзажын, шәһәр манзараларын, бабалары Ватаны Татарстан табигатен зур җаваплылык белән тасвирлый. 1992 елда Санкт-Петербургта стажировка узган вакыттан график этюдлар да ясый. Кайберләрендә пастель ысулы куллана.

1995 елдан барлык республика күргәзмәләрендә катнаша. Татарстан рәссамнар берлеге оештырган уртак күргәзмәләрдә иң еш катнашучы. 2014 елда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы уздырган «Алабуга. Гасырлар тирәнлегенә караш» арт-симпозиумында катнаша[2].

Шәхси күргәзмәләрен уздыра (Ташкент, К. Бекзадның мемориаль музее, 2015[3]; Алабуга сәнгать галереясе, 2017 һ. б.).

Кайбер хезмәтләре Төркия, Кытай, Алмания һ. б. илләрдә шәхси тупланмаларда саклана.

2021 елда «Архитектура Темуридов в миниатюре», 2022 елда «Историко-архитектурное и художественное наследие Кашкадарьи» хезмәтләре басыла[1].

Дәреслекләре

  • Композиция в изобразительном искусстве;
  • Nafis;
  • Рисунок;
  • Свет в живописи и цвет;
  • Композиция в изобразительном искуссте. Ташкент, 2014.

Искәрмәләр

Әдәбият

  • Рәмзия Кашапова. Нәфис хисләр балкышы. «Сөембикә», 2018 ел, гыйнвар, 64нче бит. ISSN 0869-1398
  • Равшан Фатхуллаев. Нафиса Гильманова: «Отраженный свет большого мира». «San’at», № 1, 2008.

Сылтамалар