Нәфис Миңнебаев

Нәфис Миңнебаев, Нәфис Наил улы Миңнебаев (1985 елның 24 марты, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Яңа Чишмә районы, Чаллы Башы) — спортчы (60 кг авырлыкта көрәшче), тренер, судья, билбау көрәше буенча РФ халыкара класслы спорт остасы, РФ көрәш буенча спорт остасы, ТР милли көрәш буенча спорт остасы, билбау көрәшендә 60 кг авырлыкта РФ чемпионы (2009, 2010, 2012, 2015), ТР чемпионы (2009, 2010, 2012, 2015, 2016), XXVII Җәйге Универсиада чемпионы (2013)[1].

Тәрҗемәи хәле

1985 елның 24 мартында Татарстан АССР Яңа Чишмә районы Чаллы Башы авылында гади җир кешеләре гаиләсендә беренче бала булып туган. Әтисе Наил, әнисе Тәнзилә. Көрәш белән Чаллы Башы мәктәбендә укыганда шөгыльләнә башлый. Физик тәрбия, ТИН укытучылары Марс Әхмәтов, Ринат Миңнебаев (туганнан туган абыйсы), әтисе Наил Нәфистә спортка мәхәббәт тәрбияли. Берече уңышы 3 сыйныфта укыганда районның данлы көрәшчесе Габбәс Әхмәдиев призына көрәш буенча ярышларда 26 кг авырлыкта җиңү була[2].

Мәктәпне тәмамлагач, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының (2011 елдан КФУ институты) физика-математика бүлегенә укырга керә, «физика һәм информатика укытучысы» белгечлеге ала. Тренировкаларга «Казанхимстрой» спорт комплексы тренерлары Николай Крылов, Гайнетдин Мөхәммәдиев янына, соңрак Казан энергетика университеты тренеры ТР атказанган тренеры Наил Хәбибуллинга йөри. Ярышларда 60 кг авырлыкта чыгыш ясый.

Югары уку йортын тәмамлагач, 2010 елда Биектауга килеп, «Юность» яшүсмерләр клубында тренер-укытучы, инструктор булып эшли.

2014 елда районның яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнгәч, райондагы барлык спорт эшләре өчен җаваплы була [3].

Биектау районының көрәш буенча җыелма командасы тренеры. РФ билбау көрәше буенча җыелма командасы әгъзасы.

2018 елның сентябрендә Кыргызстанда узган Күчмәннәрнең III халыкара уеннарында РФ командасы составында катнаша.

Уңышлары

Гаиләсе

Хатыны Гөлнара, улы Рамазан, кызы Әмирә.

Әдәбият

  1. Рузалия Тимербаева. Нәфис Миңнебаев: «Тормыш ул – көрәш»(үле сылтама). «Идел», 2017 ел, гыйнвар, 28-31нче бит.

Сылтамалар