Науруз (Ырынбур өлкәсе)
Нәүрүз — Оренбург өлкәсенең Пономаревка районында урнашкан борынгы татар авылы. Дим елгасының сул як ярында, Казан — Оренбург юлы (IP-239) өстендә урнашкан. Район үзәгеннән 2 км читтә. 700 йортта 1900 якын кеше яши, татарлар. Урта мәктәп, 16 кибет, 4 тегермән эшли. 3 зур фермер хуҗалыгы («Каеш» һәм «Клин»).
Тарихи белешмә
Науруз «Яңа Оренбург юлы»ндагы башка татар авыллары белән бер чорда хасил иткән һәм патша боерыгында исеме аталган, рөхсәт кәгазен алучы Науруз Түгиев хөрмәтенә аның исемен йөртә.
| 1743 г. к селениям ямских татар были обмежеваны "по Новой Оренбургской дороге иноверцам пахотные земли, сенные покосы с лесы и со всеми угодьями", в т.ч. д. Ишмухамметово Бугульмы тож (хәзерге Бөгелмә) иноверцам Ишмухамету Иштерякову (19 чел.), д. Смаилово Кандыз тож Смаилу Сафарову (18), д. Усманово Терес тож Усману Смаилову (15), д. Якупово Малый Ик Якупу Алмекееву (15), д. Аширово вершины Сайдак тож и Кутлумбетево Сайдак Арема тож (29), д. Наурузово (при р. Дема) Наурузу Тюгееву (15), д. Дюсметево Арыкараган тож Дюсмету Уразметеву (15), д. Мустафино Мустафе Минлибаеву (15), д. Юзеево Никое устье тож Юзею Арасланову (16), д. Беккулово Ашиктемир тож Беккулу Асаналину (11), д. Сарманаево Красная тож Сарманаю Азменеву |
1747 елда биредә инде 123 ир-егет яшәгән. Алар Яңа Мәскәү — Оренбург юлында ям хезмәтен башкарганнар. Хөкүмәт 20-30 чакрым саен авыллар салырга рөхсәт иткән. Мәсәлән, Науруздан Дүсмәткә кадәр 25 км.
Искәрмәләр
- ↑ https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Tom1_tab-5_VPN-2020.xlsx
- ↑ http://nauruzovo56.ucoz.ru/index/doklad_quot_realizacija_nacinalnoj_obrazovatelnoj_iniciativy_quot_nasha_novaja_shkola_quot/0-27
- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность и размещение населения Оренбургской области. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июнь 2014. Архивировано 5 июнь 2014 года.
- ↑ 2010 елгы җанисәп алу базасы., archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2017-04-03
- ↑ Милләтне әйтмәгән кешеләрне исәпләмичә