Озан Туфан

Озан Туфан (төр. Ozan Tufan; 1995 елның 23 марты, Орханели, Төркия) — төрек футболчысы, «Фенербахче» клубы һәм Төркия җыелма командасы ярымсакчысы. 2016 елгы Европа чемпионатында катнашучы.

Клуб карьерасы

Файл:AUT vs. TUR 2016-03-29 (330).jpg
Австрия җыелма командасы белән уен вакытында, 2016 ел

Туфан Төркиянең «Бурсаспор» клубы тәрбияләнүчесе. 2012 елның 19 маенда «Генчлербирлиги»га каршы матчта Озан төрек Суперлигасында дебют ясый[2]. 2014 елның 7 декабрендә «Касымпаша»га каршы көрәштә ул «Бурсаспор» өчен беренче голын кертә[3].

2015 елның җәендә Туфан «Фенербахчы»га күчә. 23 августта ул «Ризеспор»га каршы матчта яңа клуб өчен дебют ясый[4]. 2016 елның 28 августында «Кайсериспор»га каршы көрәштә Озан «Фенербахче» өчен беренче голын кертә[5].

Халыкара карьера

2013 елда Төркия яшүсмерләр җыелма командасы составында Туфан Литвада узган Европа яшүсмерләр чемпионатында катнаша. Турнирда ул Сербия[5], Франция[6] һәм Грузия[7] командаларына каршы матчларда уйный.

2014 елның 25 маенда Ирландия җыелма командасына каршы иптәшләрчә матчта Туфан Төркия җыелма командасы өчен дебют ясый[8]. 3 сентябрь көнне Дания җыелма командасына каршы көрәштә Озан ил командасы өчен беренче голын кертә[9].

2016 елның җәендә Туфан Франциядә узган Европа чемпионатында катнаша. Турнирда ул Хорватия[10], Испания[11] һәм Чехия[11] командаларына каршы матчларда уйный. Чехларга каршы көрәштә Озан гол кертә.

Төркия җыелма командасы өчен голлар

Дата Урын Көндәш Исәп Нәтиҗә Ярыш
1. 9 сентябрь 2014 ТРЕ-ФОР Парк, Оденсе, Дания Дания Дания 1:2 1:2 Иптәшләрчә матч
2. 21 июнь 2016 Боллард-Делелис, Ланс, Франция Чехия
Чехия
0:2 0:2 Аурупа чемпионаты 2016
3. 6 октябрь 2016 Торку Арена, Конья, Төркия Украина Украина 1:2 2:2 Дөнья чемпионаты 2018 квалификациясе
4. 11 июнь 2017 Лоро Боричи, Шкодер, Албания Косово байрагы Косово 1:4 1:4 Дөнья чемпионаты 2018 квалификациясе
5. 7 сентябрь 2019 Водафон Паркы, Истанбул, Төркия Андорра байрагы Андорра 1:0 1:0 Аурупа чемпионаты 2016
6. 7 октябрь 2020 Рейн Энерги, Кёльн, Алмания {{ {{{1 Алмания 1:1 3:3 Дөнья чемпионаты 2018 квалификациясе
7. 14 октябрь 2020 Тюрк Телеком Арена, Истанбул, Төркия {{ {1 Сербия 2:2 2:2 Дөнья чемпионаты 2018 квалификациясе

Искәрмәләр

  1. Ozan Tufan // Transfermarkt [неопр.] — 2000.
  2. Генчлербирлиги VS. Бурсаспор 2:2 (ингл.). soccerway.com (19 май 2012).
  3. Бурсаспор VS. Касыпмаша 5:1 (ингл.). soccerway.com (7 декабрь 2014).
  4. Ризеспор VS. Фенербахче 1:1 (ингл.). soccerway.com (23 август 2015).
  5. 1 2 Фенербахче VS. Кайсериспор 3:3 (ингл.). soccerway.com (28 август 2016).
  6. Турция (до 19) VS. Франция (до 19) 1:2 (ингл.). soccerway.com (23 июль 2013).
  7. Турция (до 19) VS. Грузия (до 19) 4:2 (ингл.). soccerway.com (26 июль 2013).
  8. Ирландия VS. Турция 1:2 (ингл.). soccerway.com (23 май 2014).
  9. Дания VS. Турция 1:2 (ингл.). soccerway.com (3 сентябрь 2014).
  10. Турция VS. Хорватия 0:1 (ингл.). soccerway.com (12 июнь 2016).
  11. 1 2 Испания VS. Турция 3:0 (ингл.). soccerway.com (17 июнь 2016).

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә