Петар Живкович
Петар Живкович (серб. Петар Живковић, Petar Živković, 1 гыйнвар 1879, Неготин, Сербия кенәзлеге[3]—3 февраль 1947, Париж, Франция) — серб дәүләт эшлеклесе, генерал, Балкан сугышларында һәм Беренче бөтендөнья сугышында катнашучы.
Белград хәрби академиясен (1889) бетергән; хәрби хезмәттә (Ниш, 1899-1902), Сербия корольы Александр Iны тәхеттән төшерүдә катнаша (1903), король гаврдиясе командиры (1909-1912), король сарае маршалы урынбасары, корольның беренчы адъютанты (1916-1917), король гвардиясе башлыгы (1917-1928), Серблар, хорватлар һәм словеннар корольлыгы министрлар шурасы рәисе һәм эчке эшләр министры (1929-1932), СХСК хәрби министры (1934-1935), Югослав милли фиркасе башлыгы (1936-?), мөһаҗирлектә (1941-1947), Югославиянең коммунистик хакимияте тарафыннан үзе югында үлем җәзасына хөкем ителгән (1946).
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Petar Zivkovic // Encyclopædia Britannica (ингл.)
- ↑ Brozović D., Ladan T. Petar Živković // Hrvatska enciklopedija (хорв.) — LZMK, 1999. — 9272 с. — ISBN 978-953-6036-31-8
- ↑ Бор округы, Сербия