Йосип Броз Тито

Йосип Броз Тито (серб. Јосип Броз Тито, Josip Broz Tito, 7 май 1892(1892-05-07)[1][2][…], Кумровец, Хорватия һәм Славония кыйраллыгы, Аустрия-Маҗарстан[4]4 май 1980(1980-05-04)[1][2][…] (87 яшь), Любляна, Югославия) — инкыйлабчы, хәрби һәм дәүләт эшлеклесе, Беренче бөтендөнья, Рәсәй ватандашлар һәм Икенче бөтендөнья сугышларында катнашучы.

Хорват милләтеннән. Ресторан эшчесе, слисер өйрәнчеге, сәпитләр төзәтүче, завод эшчесе (Загреб, Любляна, Триест, Боһемия, 1907-1913), Аустрия-Маҗарстан гаскәренә чакырылган (1913), әсир төшкән (1915), Зөя һоспиталендә (1915), Уралда (1916-1917), Кызыл Гаскәрдә (1918-1920), Югославия коммунистлар фиркасе әгъзасы (1920), туган авылда миталчы (1920-1921), тегермән механигы, верфь эшчесе, тимер юл эшчесе (1922-1928), коммунистик пропаганда алып баруда гаепләнеп кулга алынган (1928), төрмәдә (1929-1934), Чит ил эшчеләре нәшрияте директоры (Мәскәү, 1934-1936), Югославия коммунистлар фиркасе (Югославия коммунистлар берлеге) җитәкчесе (1937-1980), Югославия халык азатлыгы гаскәре җитәкчесе (1941-1945), Югославия халык федератив җөмһүрияте (Югославия) хөкүмәте рәисе һәм бер үк вакытта саклану министры (1945-1953), Югославия берлек башкарма вечесе рәисе (1953-1963), Югославия президенты (1953-1980).

Тышкы сылтамалар

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 Josip Broz Tito // Encyclopædia Britannica (ингл.)
  2. 1 2 3 4 Tito // Filmportal.de — 2005.
  3. Vreme 957 - Porodica Broz_ Potomci i nasledniciJosipa Broza Tita — 2009.
  4. Крапинско-Загорска жупаниясе, Хорватия

Тема буенча өстәмә