Боголюб Евтич
Боголюб Евтич (серб. Богољуб Јевтић, Bogoljub Jevtić, 24 декабрь 1886, Крагуевац, Сербия кенәзлеге[3]—1960, Париж, Франция) — серб дәүләт эшлеклесе, дипломат.
Белград һәм Цүрих университетларында һәм Берлин сәүдә көллиятендә укыган; гаскәрдә (1912-1917), Сербиянең Швециядәге илчелегендә атташы (1917-1918), Сербиянең Бөекбританиядәге илчелегендә сәркәтип (1918-1920), Серблар, хорватлар һәм словеннар кыйраллыгының Париж (Франция) һәм Брүсселдәге (Бельгия) илчелегендә киңәшче (1924-1926), СХСКның Албаниядәге илчесе (1926-1928), СХСКның Австрия һәм Маҗарстандагы илчелегендә (1928-1929), Югославия кыйраллыгы сарай министры (1929-1932), Югославия кыйраллыгы чит ил эшләре министры (1932-1934), Югославия кыйраллыгы министрлар шурасы рәисе (1934-1935), Югославия кыйраллыгы транспорт министры (1941), мөһаҗирлектә (1941-1960), Югославиянең сөргендәге хөкүмәтендә транспорт, аннары урманнар һәм шахталар министры (1941-1943).
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Bogoljub Jevtić // Proleksis enciklopedija, Opća i nacionalna enciklopedija (хорв.) — 2009.
- ↑ 1 2 Brozović D., Ladan T. Bogoljub Jevtić // Hrvatska enciklopedija (хорв.) — LZMK, 1999. — 9272 с. — ISBN 978-953-6036-31-8
- ↑ Сербия