Милан Сршкич

Милан Сршкич (серб. Милан Сршкић, Milan Srškić, 3 март 1880(18800303), Белград, Сербия кенәзлеге[1]12 апрель 1937, Белград, Югославия кыйраллыгы) — серб дәүләт эшлеклесе.

Вена университетын бетергән. Беренче бөтендөнья сугышына хәтле адвокат һәм журналист, Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Аустрия-Маҗарстан гаскәреннән Россиягә качып киткән; аннары Сербия гаскәрендә, Европа илләрендә (Греция, Италия, Швейцария, Берләшкән Кыйраллык) мөһаҗирлектә, Серблар, хорватлар һәм словеннар кыйраллыгы урманнар һәм шахталар министры (1922-1924), СХСК эчке эшләр министры (1924, 1932), СХСК Оештыру скупштинасы һәм кануннарны раслау министры (1924-1927, 1929-1931), СХСК дин министры (1927), СХСК министрлар шурасы каршындагы министр (1931-1932), СХСК министрлар шурасы рәисе һәм авыл хуҗалыгы министры (1932-1934), пәртфилсез министр (1934).

Искәрмәләр