Равил Сәйфетдинов

Равѝл Гарәфетдѝн улы Сәйфетдѝнов (14 октябрь 1938 — 10 февраль 2018) — татар шагыйре, педагог, публицист, дин әһеле. Россиянең мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы.

Тәрҗемәи хәле

Сәйфетдинов Равил Гарәфетдин улы 1938 елның 14 октябрендә Яшел Үзән районының Мулла Иле авылында туган. Урта мәктәпне бетергәч, 19561961 елларда Казан дәүләт университетында укыган.

19611963 елларда Самара өлкәсендәге Гали урта мәктәбендә укытучы булып эшләгән. 19632007 елларда берөзлексез Мулла Иле мәктәбендә хезмәт иткән: авыл мөгаллиме буларак, татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты, алман теле, гарәп теле, дин тарихы фәннәрен укыткан. 19681970 елларда — завуч, 19712000 елларда мәктәп директоры булган.

Равил хәзрәт Сәйфетдин 2005 елдан алып Мулла Иле мәчете имам-хатыйбы вазифаларын башкарды. 2017 елда рухи-әхлакый традицияләрне үстерүдә, тынычлык һәм конфессияара килешүне ныгытуда зур көч куйганы өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

2018 елның 10 февралендә вафат.[1]

Библиографиясе

  • Кичке шәфәкъ. Шигырьләр җыентыгы // Казан, 2001
  • Мулла Иле моңнары. Шигырьләр, хикәяләр, мәкаләләр җыентыгы. // Казан, 2010
  • Бәхет үзәне: шигырьләр, поэма // Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014
  • Аксакал язмалары. Шигырьләр, хикәяләр, мәкаләләр җыентыгы // Казан, 2017

Бүләкләре

Искәрмәләр