Рамил Туйсин


Рамил Париж улы Туйсин (рус. Рамиль Парижевич Туйсин; 12 апрель 1972, Чыңгыз, Баймак районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, СССР) — педагог, курайчы, һәвәскәр җырчы. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2009).

Тәрҗемәи хәле

1972 елның 12 апрелендә Башкорт АССРның Баймак районы, Сыңгыз авылында туа.

1999 елда Башкорт дәүләт университетының Сибай институтын тәмамлагач, 2000 елдан Сибай шәһәренең 13 нче санлы башкорт урта мәктәбендә, 2001—2008 елларда Балалар сәнгать мәктәбендә укытучы булып эшли. Учалы филармониясе концертларында катнаша. 2009 елдан — укыту-методик эш буенча белгеч, 2011 елдан — Башкорт дәүләт аграр университетының Урал аръягы филиалының Студентлар иҗаты үзәге җитәкчесе.

«Яшәсен башкорт аты» дип аталган башкорт аты гимнының көй авторы[1].

Иҗаты

Репертуарында йөздән артык башкорт халык җыры, шул исәптән: «Габдрахман кантон», «Авыл көе», «Буранбай», «Сибай». Хөсәен Әхмәтов, Х. А. Дәүләтов, Ю. Х. Үзәнбаев һәм башкаларның җырларын башкара. 2007 елдан - Туйсиннарның гаилә концерт студиясе җитәкчесе.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2009);
  • «Дустлык моңы» халыкара башкорт һәм татар җырларын башкаручылар фестивале лауреаты (2001, Нефтекама);
  • «Студент язы» Башкортстан Республикасы югары уку йортлары студентларының иҗат фестивале лауреаты (1995, Уфа);
  • «Башкортстан — Урал энҗесе» халык иҗаты республика форумы лауреаты (2005, Уфа);
  • «Ирәндек моңнары» төбәкара башкорт җырын башкаручылар бәйгесе лауреаты (2002, Сибай).

Гаиләсе

Хатыны — Нурия Нуриман кызы, укытучы.

Кызы — Шәүрә, улы — Буранбай.

Рәмил Париж улының туганнары: абыйсы — Җәмил, апасы — Флүрә, Колчура авылының мәдәният йорты директоры.

Энеләре: Радмир — һөнәри җырчы, Сибай филармониясе артисты, Айнур — Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаган[2].

Искәрмәләр

  1. Инсаф Хужабирганов. В Уфе выбрали гимн башкирской лошади (рус.) (6 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2024.
  2. Кисебеҙҙе Рәмил Туйсиндың йырҙары йәмләһен  [башк.]. 18 май 2024 тикшерелде.

Әдәбият

  • Сибай: энциклопедия. — Уфа: Башкирская энциклопедия, 2015. — ISBN 978-5-88185-246-7.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә