Рамил Тураев
Рамил Габделхак улы Тураев (рус. Рамиль Габдельхакович Тураев; 26 март 1956, Әгерҗе районы, Татарстан АССР) — югары квалификацияле категориягә ия табиб, медицина фәннәре кандидаты (1998), Татарстан Республикасының атказанган табибы (2000), Амур өлкәсенең сәламәтлек саклау министры (2007-2008), республика кан күчерү станциясе баш табибы (2011 елдан).
Тәрҗемәи хәле
1956 елның 26 мартында Татарстан АССР Әгерҗе районы Рыс авылында туган. Ике югары белем алган: «стоматология» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтын (1984), «икътисадчы-оештыручы» белгечлеге буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен (1997) тәмамлый. Медицина фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый (1998). 1976-1978 елларда хәрби хезмәт үтә.
Хезмәт юлы
- 1974—1976 Алабуга районы хастаханәсендә санитар-фельдшер.
- 1979—1983 Казанда ашыгыч ярдәм станциясендә фельдшер булып эшли.
- 1984—1986 Чуашстан сәламәтлек саклау министрлыгының республика стоматология дәваханәсендә табиб-стоматолог.
- 1986—1988 Казан дәүләт медицина институтында ортопедик стоматология буенча ординатура үтә.
- 1988—1992 Казанда 2- санлы РКБ да теш табибы булып эшли.
- 1992—1995 Казан шәhәре сәламәтлек саклау идарәсе башлыгының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары.
- 1995—1999 Территориаль хастаханә кассасы (ТБК) генераль директоры.
- 1999—2005 Казан шәhәре сәламәтлек саклау идарәсе башлыгының беренче урынбасары — ТБК генераль директоры.
- 2005—2006 «1- санлы ТР мәҗбүри медицина иминияте фонды» учреждениесенең Казан шәhәре буенча директоры.
- 2006—2007 Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» баш табибы.
- 2007—2008 Амур өлкәсенең сәламәтлек саклау министры.
- 2008—2009 Амур дәүләт медицина академиясе доценты.
- 2010—2011 ТР сәламәтлек саклау министрлыгының республика кан күчерү станциясе баш табибы урынбасары.
- 2011 елдан ТР сәламәтлек саклау министрлыгының республика кан күчерү станциясе баш табибы[1]
Фәнни эшләре
«Общественное здоровье и здравоохранение» журналында кан күчерү турында язылган мәкаләләре нәшер ителә[2].
Шулай ук карагыз
Амур өлкәсенең сәламәтлек саклау министры булып эшләгәндә (2008), Камчаткага очкычта сәяхәт иткән өчен җинаять эше кузгатылып, 9 ай ябылуда була[3][4]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Татарстан Республикасының атказанган табибы (2000);
- «Сәламәтлек саклауны hәм җәмәгать туклануын оештыру» белгечлеге буенча югары квалификацияле категориягә ия;
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орден медале (2026) — халык сәламәтлеген саклау эшенә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[5].
Сылтамалар
- Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре порталы 2016 елның 1 октябрь көнендә архивланган.
Искәрмәләр
- ↑ Татарстан сәламәтлек саклау порталы(үле сылтама)
- ↑ «Общественное здоровье и здравоохранение» журналы сайтында
- ↑ Чакырылмаган кунак ариясе
- ↑ Р. Тураев турында Беренче канал сайтында
- ↑ О награждении медалью ордена «За заслуги перед Республикой Татарстан» (рус.). rais.tatarstan.ru (25 март 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2026.