Ринат Габитов
Тәрҗемәи хәле
Ринат Хәмит улы Габитов 1943 елның 1 февралендә Башкорт АССРның Бозаяз районы[2] Бекетов авылында туа.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә һәм аннан 1975 елда тәмамлый.
Хезмәт юлын Башкорт дәүләт университетының Хокук институтында башлый һәм гомер буе шунда эшли. 1995—2011 елларда Экология, хезмәт һәм финанс хокукы кафедрасы мөдире була. 1986 елда «Атмосфера һавасын хокукый саклау» темасына — кандидатлык, 2000 елда «Заманча шартларда җир атмосферасын хокукый саклауның теоретик проблемалары» темасына докторлык диссертациясе яклый.
Галим 2016 елның 16 июнендә Уфа шәһәрендә вафат була.
Гыйльми эшчәнлеге
Фәнни тикшеренүләре экологик хокук проблемаларына багышлана. 100-дән артык фәнни хезмәт авторы.
Хезмәтләре
- Теоретические проблемы организации правовой охраны атмосферы Земли в современных условиях. Уфа, 2000.
- Теория воздухоохранного права. Уфа, 2003.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- Башкортстан Республикасының атказанган юристы (2000)
- Башкортстан Республикасы Фән, югары һәм урта һөнәри белем бирү дәүләт комитетының Мактау кәгазе
Искәрмәләр
- ↑ Башкирская энциклопедия (рус.) — Башкирская энциклопедия, 2005. — 4344 с. — ISBN 978-5-88185-053-1
- ↑ Хәҙер Башҡортостан Республикаһының Ҡырмыҫҡалы районы
Сылтамалар
- Габитов Ринат Хәмит улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. [Тикшерелгән 30 гыйнвар 2021]
- Ринат Хәмитович Габитов 2007 елның 9 февраль көнендә архивланган. 2007 елның 9 февраль көнендә архивланган.