Россия Федерациясендә мәктәп формасы

Россиядә мәктәп формасын мәҗбүри киеп йөрү рәсми рәвештә 1994 елның язында туктатыла (сәбәбе: 1992 елның 1 июнендә кием тегә торган производстволарның ябылуы). 2013 елның 1 сентябрендә мәктәп формасы яңадан кертелә, әмма катгый таләпләрсез.

2025 елның августында Мәгариф министрлыгы Россия мәктәп укучылары өчен форманың яңа стандартын тәкъдим итә. Мәктәп формасын җитештерүчеләр ГОСТ таләпләрен үтәргә һәм киемгә тиешле маркировка куярга бурычлы. Укучыларның киеме эшлекле һәм уңайлы булырга тиеш. Бу Россиядә беренче стандарт. Ул гомуми, төп һәм урта белем бирү учреждениеләрендә укучылар өчен киемнәргә кагыла[1]. Мәгариф министрлыгында аңлатуларынча, бердәм мәктәп формасын кертү планлаштырылмый, уку йортлары укучыларның тышкы кыяфәтенә таләпләрне мөстәкыйль билгеләргә хокуклы[2].

Тарих

Төп мәҡәлә: Россиядә мәктәп формасы  [рус.]

Россиядә СССРда булган кебек бердәм мәктәп формасы юк. Шуңа да карамастан, күп кенә мәктәпләр, лицейлар һәм гимназияләр укучыларның конкрет белем бирү учреждениесенә каравын ассызыклый торган үз формаларын кертәләр. Кайбер мәктәпләрдә рәсми рәвештә расланган форма булмаса да, укучылар ата-аналары белән аерым сыйныф дәрәҗәсендә килештерелгән махсус кием кия алалар. Мондый практика башлангыч мәктәптә ешрак очрый. Моннан тыш, мәктәп формасы кертелмәгән уку йортларында эшлекле стильдә кием киелә. Совет чорында мәктәп тәмамлый торган кызлар, гадәттә, ак алъяпкычлы күлмәк кия, ул аларның мәктәп белән хушлашу символы буларак «Соңгы кыңгырау» тантаналарында һәм кайвакыт башка рәсми чараларда кулланыла.

Луганскта соңгы кыңгырау бәйрәме (2025 ел)

Шуңа да карамастан, кайбер уку йортларында (Яр Чаллының кайбер лицейлары, Прохоровск гимназиясе  [рус.], Красноярск һәм Уфа мәктәпләре) кызлар өчен күлмәкләр һәм ак алъяпкычлар совет чорыннан үзгәрешсез калган, яки 2000 елларда яңадан кертелгән. 2022 елда Сергей Кравцов бердәм мәктәп формасын кертергә ниятләвен белдерә, әмма уку йортлары җитәкчелеге аның нинди булачагын хәл итәргә хокуклы. Дәүләт думасының Мәгариф комитеты рәисе Ольга Казакова инициативаны тәкъдим итү сәбәпләрен түбәндәгечә аңлата: «Мәктәп формасы тәртипкә өйрәтә, шуңа күрә укучыларга аны киеп йөрү файдалы»[3]. 2025 елның 1 июленнән Россиядә мәктәп формасы стандартларын билгели торган яңа ГОСТ эшләнә. Стандарт буенча мәктәп формасы дөньяви стильгә туры килергә, эстетик һәм уңайлылык белән аерылып торырга, шулай ук антисоциаль яшьләр хәрәкәтләре һәм канун бозуларны пропагандалый торган символлар кулланылырга ярамый. Дәүләт һәм патриотик символиканы стандарт кысаларында куллану хуплана һәм тәкъдим ителә[4].

2025 елның 6 августында Мәгариф министрлыгы Россия укучылары өчен мәктәп формасы комплектларының яңа нормативын бастыра. Мәктәп формасын тегә торган ширкәтләр ГОСТ таләпләрен үтәргә һәм документ нигезендә, кием эшлекле стильдә һәм уңайлы булырга тиеш. Бу — Россиядә беренче стандарт. Ул гомуми, төп һәм урта белем бирү учреждениеләре укучылары өчен киемнәргә кагыла[1].

Мәгариф министрлыгында хәбәр итүләренчә, мәктәп формасының бердәм стандартын кертү планлаштырылмый, һәр уку йорты укучыларның тышкы кыяфәтенә карата таләпләрне мөстәкыйль билгеләргә хокуклы[2].

Төркемнәр