Рәмзи Низамов
Рәмзи Низамов, Рәмзи Низам улы Низамов (1939 елның 7 гыйнвары, СССР, РСФСР, Ворошилов районы (Татарстан АССР), Теләнче-Тамак) ― ветеринар-микробиолог, ветеринария фәннәре докторы (1991), профессор (1997), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1999).
Тәрҗемәи хәле
1939 елның 7 гыйнварында Татарстан АССР Ворошилов районы үзәге Теләнче-Тамак авылында туган. Теләнче Тамак урта мәктәбен тәмамлагач, 1958―1961 елларда Совет Армиясендә хәрби хезмәттә булган. Казан дәүләт ветеринария институтын (КДВИ, 1967), КДВИ каршында аспирантура (1972) тәмамлаган. Радиобиология буенча фән кандидатлыгына диссертация яклаган (1972).
1969―1972 елларда ― Кукмарада ветеринария станциясендә табиб-эпизоотолог.
1973 елдан ― Бөтенсоюз (1991 елдан Бөтенроссия) дәүләт фәнни-тикшеренү ветеринария институтында: кече, әйдәп баручы хезмәткәр, 1994 елдан ― Токсикологик, радиацион һәм биологик куркынычсызлык федераль үзәгенең (рус. Фцтрб-ВНИВИ) радиоэкология һәм радиоиммунология лабораториясе мөдире.
Фәнни кызыксынулар өлкәсе
Авыл хуҗалыгы хайваннарында түләмәне (рус. сибирская язва) диагностикалау һәм специфик профилактикалау чараларын эшләү һәм гамәлгә кертү. 330 фәнни хезмәт, 2 монография[1], 42 норматив инструкция авторы. Уйлап табу эшчәнлегенә 5 патент[2], 33 авторлык таныклыгы алган. Ветеринария фәннәре докторы (1991), профессор (1997).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- СССР атказанган уйлап табучысы
- 1999 – Татарстанның атказанган фән эшлеклесе
- 2001 – «Татарстанның иң яхшы уйлап табучысы»
- 2002 – ТР Министрлар Кабинетының премиясе
Әдәбият
- Низамов Рәмзи Низам улы. // Сарман районы энциклопедиясе (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). Яр Чаллы: «Идел-йорт» нәшрияты, 2004 ел, 215нче бит.
Сылтамалар
- Низамов Рамзи Низамович. «Милләттәшләр» порталы