Рәшит Бадыйков

Рәшит Газиз улы Бадыйков (рус. Бадыков, Рашит Газизович, 20 июль 1932, Метрә-Әюп, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы2 сентябрь 2025, Уфа) — совет һәм Россия табибы, хирург-онколог, медицина фәннәре докторы. Башкорт АССРның атказанган (1975), РСФСРның атказанган табибы (1986). Салават Юлаев ордены кавалеры (2002). Уфаның мактаулы гражданины (1994).

Тәрҗемәи хәле

1932 елның 20 июлендә Башкорт АССРның Чакмагыш районы Метрә-Әюп авылында крестьян гаиләсендә туа.

1942 елда, Бөек Ватан сугышы чорында, ун яшендә Р. Г. Бадыйков колхозда хезмәт эшчәнлеген башлый, өлкәннәр белән беррәттән эшли[1].

1950-1956 елларда Башкорт дәүләт медицина институтында укый. 1956-1960 елларда Туймазы районының Кындры авыл участок хастаханәсендә табиб-хирург булып эшли. 1960-1962 елларда Башкорт дәүләт медицина институтының гомуми хирургия кафедрасында клиник ординатурада укый.

1962 елдан — хирург-онколог, 1966 елдан — Башкортстан Республикасының онкология диспансерында гомуми онкология хирургия бүлеге башлыгы.

1968 елдан гомуми онкологиянең хирургия бүлеге базасында торакаль онкология бүлекчәсен оештыра. Н. Н. Блохин исемендәге онкология фәнни-тикшеренү үзәге һәм П. А. Герцен исемендәге Мәскәү Фәнни-тикшеренү онкология институтлары белән хезмәттәшлек итә.

Торакаль онкология бүлеге мөдире вазыйфасында озак еллар эшләү дәверендә Р. Г. Бадыйков 13 меңнән артык катлаулы операция ясый. 1968 елда аңа Башкорт АССРында иң беренче югары категорияле хирург-онколог квалификациясе бирелә[1].

1975 елдан — медицина фәннәре кандидаты, 2000 елдан — медицина фәннәре докторы. Онкология хирургиясе буенча 160-ка якын фәнни хезмәт авторы[1].

1975 елда Башкорт АССРның атказанган табибы[1], 1986 елда — РСФСРның атказанган табибы исеменә лаек була[2].

1994 елдан — Уфа шәһәренең мактаулы гражданы[1].

2025 елның 2 сентябрендә, 94 яшендә вафат була[3][4].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

  • Башкорт АССРның атказанган табибы (1975).
  • РСФСРның атказанган табибы (1986[2])
  • Уфа шәһәренең мактаулы гражданины (1994[1])
  • Дуслык ордены (22.05.2000[5])
  • «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакяр эшчәнлеге өчен» медале
  • «Хезмәт ветераны» медале
  • «Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел» медале
  • Салават Юлаев ордены (2012)

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 Бадыков, Рашит Газизович. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 сентябрь 2025.
  2. 1 2 Указ Президиума Верховного Совета РСФСР от 30 декабря 1986 г
  3. В Башкирии ушёл из жизни знаменитый хирург-онколог Рашит Бадыков (2025-09-04). 3 сентябрь 2025 тикшерелде.
  4. В Уфе ушёл из жизни выдающийся хирург-онколог Рашит Бадыков (2025-09-04). 3 сентябрь 2025 тикшерелде.
  5. Указ Президента России от 22 мая 2000 года № 930

Әдәбият

  • Бадыков Рәшит Газиз улы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.