Рөстәм Туйкин
Тәрҗемәи хәле
1948 елның 17 мартында БАССР Бөре шәһәрендә туган. 1713 елгы ихтилал башлыгы Туйкә батыр нәселеннән. Атасы ягыннан бабасы Фазыл Туйкин – язучы, музыкант. Уфада дәүләт университетын (1971), аспирантураны (1975) тәмамлаган, кандидатлык диссертациясе яклаган (1986).[1]
Хезмәт баскычлары
- 1975-1987 Уфада дәүләт университетын да гомуми тарих кафедрасында укытучы.
- 1987-1998 Куйбышев шәһәрендә тимер юл транспорты инженерлары институтында фирка тарихы һәм сәяси икътисад кафедрасы доценты, 1990 кафедра мөдире.
- 1998 елдан Уфа Көнчыгыш икътисад, һуманитар фәннәр, идарә һәм хокук институтының (хәзер ВЭГУ академиясе) Самардагы филиалы директоры.[2]
Хәзерге көндә ВЭГУ академиясе юридик институты профессоры.
Иҗтимагый эшчәнлеге
- Институтның Самардагы филиалын оештыру буенча эш.
- «Белем» җәмгыятенең иң яхшы 5 лекторы исемлегенә керә.
Хезмәтләре
- Алманиядә фашизмга каршы хәрәкәт проблемалары турында 50 фәнни хезмәт.
- Югары мәктәп пробемалары буенча фәнни мәкаләләр.
- Дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары проблемалары турында фәнни мәкаләләр.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Хәрби фәннәр академиясенең алтын тамгасы (2005).
- Хәрби фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы.
- Педагогика һәм социаль фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы.
Шәҗәрәсе
Сылтамалар
ВЭГУ академиясе сайты 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
Искәрмәләр
- ↑ ВЭГУ сайтында, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-02-07
- ↑ Абитуриент Самары сайтында(үле сылтама)
- ↑ «Чикләрсез татарлар» сайтында