Сабирҗан Бәдретдин
Сабирҗан Бәдретдин (тәхәллүсе Ирек Казанлы) — татар журналисты, язучы, публицист. 1986-1993 елларда Азатлык радиосы хезмәткәре.
Сабирҗан Бәдретдин 1960 елда Казан шәһәрендә туа. Казанның 32 нче номерлы урта мәктәбендә укый, аннары Казан дәүләт университетынын тарих-филология факультетын тамамлый. Сүриядән Үрдүнгә сәяхәте вакытында ССРБдан АКШка качып китә. Шушы вакыттан Нью-Йоркта АКШ ватандашлыгын алу нияте белән яши. 1986 елда Азатлык радиосында хезмәт итә башлый. Шунда Әнвәр Галим белән таныша.
Сабирҗан Бәдретдин башта Азатлык радиосының Нью-Йорктагы хәбәрчесе булып эшләсә, АКШ ватандашлыгын алгач (1991 елда) ул Мюнһендагы редакциягә күченә. 1993 елның 18 мартында ул Азатлык радиосыннан китә.
Хәзерге вакытта Нью-Йорк шәһәрендә яши. Татар, рус, инглиз, испан теллләрен белә.
Сылтамалар
- Татарский Нью-Йорк [рус.]
- Моя работа в татаро-башкирской службе Радио Свобода — 1, 2, 3, 4 [рус.]
- Мой побег из СССР — 1, 2, 3, 4 [рус.]
- Сон почемучки [рус.]