Самара татар-башкорт педагогия училищесы
Самара татар-башкорт педагогия училищесы — 1922 елдан 1932 елга кадәр Самар шәһәрендә эшләп килгән милли кадрлар — мөгаллимнәр әзерләүче махсус урта һөнәри уку йорты.
Тарих
1920 еллар башында Самара губернасында мәҗбүри гомуми башлангыч белем бирүне гамәлгә кертү өчен әзерлек бара. ВКП(Б) губерна комитеты утырышында «Өлкәнең татар-башкорт халкы мәгарифе торышы» мәсьәләсе карала. Мәктәпләрнең шәхси йортларда урнашкан булуы, укытучылар җитешмәү (1 укытучыга 90 бала туры килә), дәреслекләр булмау, укытучыларның белемнәрен күтәрү кирәклеге ассызыклана.
Училище
Училище 1922 елда(?) [1] ачыла. 9 ел буена әлеге уку йорты (1923—1932) татар һәм башкорт милләтеннән булган яшьләрне Октябрь инкыйлабыннан соң ачылган яңа төрдәге уку йортларында — совет мәктәпләрендә эшләячәк милли кадрлар — мөгаллимнәр итеп әзерли.[2] Уку йортының мөдире — Һади Кәримов була. Укырга кергән яшьләрне әзерлекле укытучылар итеп үстерү өчен зур көч куя.
Педтехникумны бетергәннәрнең күпчелеге авыл районнарындагы мәктәпләргә җибәрелә. Алар укучыларга татар теле, рус теле, арифметика фәннәрен өйрәтә, музыкадан башлангыч белем бирә. Кич белән укытучылар янәдән укытучы өстәле артына утыра: өлкәннәрне укырга-язарга өйрәтәләр — илдә наданлыкны бетерү буенча бөтенсоюз кампаниясе бара. Авыл сәхнәләрендә татарча концертлар, татар язучылары әсәрләре буенча куелган спектакльләр оештыралар.[3]
Кыска вакыт аралыгында татар халкының укый-яза белү күрсәткече сизелерлек арта. 1897 елда 18,1 % тәшкил итсә, 1926 елда татар халкының 30,2 % ы белемле исәпләнә. Ил буенча алганда, укый-яза белүчеләр саны буенча, руслар, украиннардан кала, татарлар 3 нче урында тора.
Кызыклы факт
Әлеге уку йортын тәмамлаганнар:
- Һәдия Дәүләтшина, башкорт язучысы, С.Юлаев бүләге иясе,илгә «Ыргыз» романы белән танылган.
- Байназар Әлменов, рәссам, Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе.[4].
Юкка чыккан милли кадрлары әзерләү йортлары
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ 1923 диелгән: Шамил Галимов. Самара татарлары(үле сылтама)
- ↑ Шамил Галимов. Самара татарлары(үле сылтама)
- ↑ Минзакир Нуртдинов. Система национального образования Самарской области: в поисках утерянного. «Азан» гәҗите (Самар), № 2, 1997 ел.(үле сылтама)
- ↑ арт16.ру сайтында