Җенси якынлык

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Warn icon.svg

18+

Arrow-Right.png
18 plus.svg

Запрещено для детей

Запрещена к распространению среди детей информация, пропагандирующая или демонстрирующая нетрадиционные сексуальные отношения либо смену пола

Бу мәкалә кешеләрнең һәм, өлешчә, баш мийләре югары үсеш дәрәҗәдә башка имезүчеләрнең җенесара мөнәсәбәтләре дәвамында күзәтелгән җенси мәнфәгатьләре турында. Башка хайваннар өчен Йөгерү (зоология) һәм Җенси үрчү мәкаләләрен карагыз.

Боноболар җәмгыятендә җенси якынлык барлык яшь һәм җенес вәкилләре арасында кылына,[1] ~75% — үрчү максатлары өчен түгел, өлешчә бер-берсе арасында туган низагларны чишү өчен дип уйланыла.[2]

Җенси якынлык яки коитус (лат. sexus – җенес) — җенси теләкне канәгәтьләндерүдән ләззәт алу яки, сирәгрәк, җенси үрчү максатлары өчен хатын-кызның аналык җиңсәсенә ир-атның җенси әгъзасы кертелүе һәм хәрәкәтләре.[3][4][5][6]

Кешеләрдә үрчү максаты булмаган аналь, ораль секс һәм башка охшаш җенси кыланышлары шулай ук җенси якынлык төрләренә кертелә.[3][6][7] Биологик сәбәпләр аркасында, соңгылар һәм һомосексуаль җенси якынлык аркылы балага узу мөмкин түгел.

Кешеләрдән тыш, һомосексуаль җенси якынлык шулай ук бонобо, дельфин һәм шимпанзелар җәмгыятьләрендә күзәтелә.[8] Кешеләрдә җенси якынлыкка керүнең төп сәбәбе ләззәт алу булганы кебек үк,[9] югары үсеш дәрәҗәле баш мийләре булган әлеге имезүчеләрнең кыланышлары да әлегә шулай гына аңлатыла ала,[10] иҗтимагый мөнәсәбәтләрен ныгытучы фактор булып санала.[9]

Акча яки башка матди каршылыкка күрсәтелгән хезмәт буларак кылынган җенси якынлык фәхишәлек дип билгеле.

Катнашучы затларның барысының теләге нигезендәге кылыначак якынлык көтелгәндә яки анын дәвамында нерв системасы күзәнәкләре (нейроннар) актив хәлгә керә, йөрәк тибеше һәм кан әйләнеше үсә, җенси әгъзаларының, аеруча гениталияләрнең, тукымалары торышы үзгәрә: хатын-кызларда күкрәкләре һәм имчәкләре, ир-атларда исә Ирләр җенес әгъзасы зурая, катылык дәрәҗәләре үсә.

Бүгенге көн җәмгыятендә

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башка имезүчеләрдән аермалы буларак, кешеләр җәмгыятьләрендә, җенси мөнәсәбәтләрникахлашуга яки җенси якынлыкка, соңгысы исә йөклелеккә һәм бала тууга китермәскә дә мөмкин. Гетеросексуаль җенси якынлыкка керүчеләр бала тудыру җаваплылыгын кабул итәргә әзер булмаганда (җенес орлыгының күкәй белән берләшүне туктату максатлы) яки венерик авыруларны парга тапшырмау / үзенә йоктырмау максаты белән (тән сыекчаларының бер-берсесенең җенси системасына керүләренә юл куймау өчен) ир кешеләр үз җенси әгъзасына презерватив кияләр.

Балигъ булган кешеләрнең тормышында җенси якынлыкның зур биологик һәм психологик әһәмиятлелеге, кешеләр җәмгыятендәге хәленә тәэсире аркасында, тарих буенча бу мәсьәләләргә бар мәдәниятләрдә дә игътибар зур булган, бәйле белем һәм тәҗрибә буыннан буынга тапшырыла.

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
мәкаләсен кара.

Искәрмәләр һәм әдәбият

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. (1972) «A biomechanical interpretation of the pelvis of Australopithecus». Folia Primatologica 18 (1): 1–19. DOI:10.1159/000155465. PMID 4658666.
  2. Homosexual Activity Among Animals Stirs Debate, National Geographic (22 July 2004) Retrieved 6 November 2007
  3. 1 2 Kar (2005). Comprehensive Textbook of Sexual Medicine. Jaypee Brothers Publishers. pp. 107–112. ISBN 8180614050, 9788180614057. http://books.google.com/?id=YxcjMPbGHQIC&pg=PA107&lpg=PA107&dq=Sexual+intercourse+%28coitus,+coition,+copulation,+mating%29+refers+to#v=onepage&q=Sexual%20intercourse%20%28coitus%2C%20coition%2C%20copulation%2C%20mating%29%20refers%20to&f=false. Retrieved September 4, 2012. (үле сылтама)
  4. Sexual intercourse. en:Collins Dictionary. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 сентябрь 2012.
  5. Sexual intercourse. en:Encyclopædia Britannica. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 сентябрь 2012.
  6. 1 2 Sexual Intercourse. health.discovery.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2008. Архивировано 22 август 2008 года.
  7. The Gender of Sexuality: Exploring Sexual Possibilities; Page 76 – Virginia Rutter, – 2011
  8. 1 2 Diamond, Jared (1991). The Rise and Fall of the Third Chimpanzee. Radius. pp. 360 pages. ISBN 0091742684. https://books.google.com/books?id=PQVFAQAAIAAJ. Retrieved 2015-10-21. 
  9. Balcombe, Jonathan (2006). Pleasurable Kingdom: Animals and the Nature of Feeling Good. en:Palgrave Macmillan. pp. 106–118. ISBN 0230552277. https://books.google.com/books?id=MyKox3YXI1kC&pg=PA106. Retrieved 2015-10-21.