Сергей Герасимов (1967)
Тәрҗемәи хәле
Сергей Викторович Герасимов 1967 елның 20 июнендә ТАССРның Бөгелмә район үзәгендә туган. 1нче номерлы Самара мәктәбен тәмамлый. 1987 елда армия хезмәтен тәмамлый һәм тренерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә. 1990 елда «Олимп» көрәш мәктәбенә нигез сала.
2007 елда ул Идел буе иҗтимагый-гуманитар академиясенең физик тәрбия факультетын тәмамлый. Берничә тапкыр улСамара өлкәсенең иң яхшы тренеры дип таныла. Россиянең атказанган спорт мастеры, Россиянең халыкара класслы 8 спорт мастеры тәрбияли. Олимпия уеннарында Герасимовның өч укучысы (Анна Сараева, Наталья Кондратьева, Ирина Заблудина ) катнаша. Тагын өч укучысы (Анастасия Павленко, Ирина Заблудина, Наталья Писарева) дөнья чемпионатында җиңү яулый. Герасимовка, кече сеңлесен Еленаны САМБО буенча Ауропа һәм Дөнья чемпионы әзерләгән өчен, атказанган тренер исеме бирелә.
Искәрмәләр
Сылтамалар
- Сергей Волков. Самарские дзюдоистки завоевали семь медалей на Чемпионате России (11 октябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 декабрь 2021.
- Герасимов Сергей. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 декабрь 2021.