Сергей Матюшин
Сергей Иванович Матюшин (1943 елның 14 сентябре, Чернореченский, Коми АССР — 2012 елның 9 ноябре, Салават, Башкортстан) — язучы, тәрҗемәче. ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы (1983). Степан Злобин исемендәге республика әдәби премиясе лауреаты (2012). Салават шәһәренең Мактаулы гражданины.
Тәрҗемәи хәле
Сергей Матюшин 1943 елның 14 сентябрендә Коми АССРның Тимер юл районы Весляна станциясендә туа.
1968 елда Калинин дәүләт медицина институтын тәмамлый. Институтны тәмамлагач, Салават шәһәрендә сырхауханәдә табиб-стоматолог булып эшли. 1999 елдан 2001 елга кадәр Мәскәүдә «Тридент» клиникасы табибы булып эшли.
Сергей Матюшин әдәбият белән кызыксынган. Медицина институтында укыганда ул әдәби түгәрәк эшендә катнаша, студентлар газетасын редактацияли.
1981 елда читтән торып Мәскәүдә А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый. 1983 елда Республика язучылар берлегенә кабул ителә.
Сергей Матюшинның беренче әсәрләре XX гасырның 80 нче елларында матбугатта пәйда була. Бу «Шомырт үзәне» (1981) хикәяләр җыентыгы була.
«Урал», «Север», «Уральский следопыт», «Крещатик», «Бельские просторы», «День и ночь», «Звезда», «Смена», «Москва» журналларында басыла[1].
Прозаның кече жанрларында ибат итә — лирик, психологик хикәяләр, романтик миниатюралар яза[2]: «Төн», «Йолдыз», «Өметнең икенче канаты», «Готерн эффекты». Шулай ук шигырьләр яза[3] һәм тәрҗемәләр белән шөгыльләнә — башкорт язучысы Давыт Юлтыйның «Әлимә, йәки Мырҙаш ҡарттың өйләнеүе» («Әлимә, яки Мырдаш картның өйләнүе») (1988) әсәрен рус теленә тәрҗемә итә.
Салават шәһәрендә яши. Сергей Матюшин 2012 елның 9 ноябрендә вафат була.
Иҗади мирас
«Шомырт үзәне» хикәяләр җыентыгы (1981).
«Җилле көн», «Волков белән очрак», «Кечкенә, борынгы, күлле» һ.б. хикәяләр китаплары. «Ак вальс» һәм «Прототип» җыентыклары.
Бүләкләр һәм мактаулы исемнәр
Иҗат
- Белый вальс: рассказы. — М., 1985.
- Плохая музыка (Добрая Весть). — Уфа, 2005.
Тәрҗемәләр
- Юлтый Д. Алима, или Свадьба старика Мырдаша: [Сборник]: Пер. с башк. — Уфа: Башк. кн. изд-во, 1988. — 250 с. — ISBN 5-295-00114-8
Искәрмәләр
Әдәбият
- Матюшин Сергей Иванович 2016 елның 21 ноябрь көнендә архивланган. // Башкирская энциклопедия. — Уфа: Башкирская энциклопедия, 2006. — Т. 4.
- // Выбор: газета. — 2013. — № 135—136 (17 сент.).
Сылтамалар
- Друг премию получил. Сергей Матюшин турында.
- Сергей Матюшин. Башкортстан Республикасының әдәби картасы.
- Он всегда верил в торжество добра (к 70-летию со дня рождения писателя Сергея Матюшина). Кугарчинская ЦБС.
- Сергей Иванович Матюшин. Россия язучысы сайты.