Сергей Пономарев
Сергей Дмитриевич Пономарёв (рус. Пономарёв Сергей Дмитриевич; 22 июнь (5 июль) 1906, Төй, Бөре өязе, Уфа губернасы, Россия империясе — 15 март 1991, Уфа, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР) — СССР урман белгече, профсоюз органнары хезмәткәре. Бөек Ватан сугышында катнашучы, батарея командиры, капитан. Советлар Союзы Герое (1945).
Тәрҗемәи хәле
1906 елның 22 июнендә (5 июлендә) Россия империясенең Уфа губернасы, Бөре өязен (хәзерге Башкортстан Республикасының Аскын районы) Төй авылында[1] крестьян гаиләсендә туа. Милләте — рус.
1917 ел азагыннан атасы һәм сеңлесе белән Аскын авылында яши. Атасы вафат булгач, 1918 елның мартыннан Аскын балалар йортында, 1920 елдан Бөре балалар йортында тәрбияләнә һәм укый. 1924 елда Уфа җир төзелеше (хәзерге Уфа урман-техник) техникумына укырга керә, аны тәмамлагач, 1928 елда «Южураллес» трестының урман төзелеше партиясенә җибәрелә. Биредә таксатор ярдәмчесе булып эшли.
1929 елның ноябрендә Эшче-крестьян Кызыл Армиясенә чакырыла. Пархоменко исемендәге 14 нче Коммунистик интернационал яшьләре дивизиясенең 55 нче кавалерия Дубнин полкында хәрби хезмәтен үти. Демобилизацияләнгәч, 1930 елда Уфага кайта. «Южураллес» трестының урман төзелеше конторасында таксатор, Бөтенроссия «Техниканы үзләштерү өчен» җәмгыятенең өлкә бүлекчәсе сәркатибе, «Южураллес» трестының агач әзерләү буенча белгече, Уфа гарнизонының хәрби урман сәнәгате хуҗалыгы начальнигы (1936—1941) булып эшли. Сугыш алдыннан хәрби-күнекмә җыеннарында кабаттан әзерлек уза һәм артиллерист хәрби һөнәрен ала.
1941 елның августында Башкорт АССРның Уфа шәһәре, Жданов район хәрби комиссариаты тарафыннан яңадан хәрби хезмәткә чакырыла. Кече лейтенантлар курсын тәмамлый. 1942 елның сентябрендә Рязань шәһәрендә 1 нче резерв армиясе базасында, Сталинград сугышында зур югалтулар кичергәннән соң, тулыландырылган 18 нче укчылар дивизиясенә җибәрелә.
1942 елның 18 декабреннән Волхов фронтының 2 нче Удар армиясе 18 нче укчылар дивизиясенең 1027 нче артиллерия полкы составында Бөек Ватан сугышының алгы сызыгында сугыша. Волхов, Ленинград һәм II Украина фронтларында хезмәт итә.
II нче Украина фронтының 53 нче армиясе, 5 нче гвардия артиллерия дивизиясе, 71 нче җиңел артиллерия бригадасы, 1325 нче полкының өлкән лейтенанты Сергей Пономарёв 1944 елның 4 октябрендә Румыниянең Санникулаул-Маре бистәсе өчен, Ченадул-Маре бистәсе янындагы сугышларда батырлык күрсәтә.
СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 24 мартындагы Указы белән күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен өлкән лейтенант Сергей Дмитриевич Пономарёвка Советлар Союзы Герое исеме бирелә, «Алтын Йолдыз» медале һәм Ленин ордены тапшырыла.
1945 елда демобилизацияләнгәч, капитан дәрәҗәсендә запаска чыга. Уфа шәһәрендә яши. Уфаның 2 нче урман заводында директор булып эшли. 1952—1962 елларда Урман һәм кәгазь сәнәгате эшчеләре профсоюзының Башкортстан өлкә комитеты рәисе була. Соңрак Уфа йорт төзү-фанера комбинатының норматив төркемендә өлкән инженер вазифасын башкара. Лаеклы ялга чыккач, ветераннар хәрәкәтендә катнаша, Уфа фанера комбинатында Бөек Ватан сугышы музеен оештыра.
1991 елның 15 мартында вафат була, Башкортстан Республикасының Уфа шәһәре Көньяк зиратында җирләнгән.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Советлар Союзы Герое (24.03.1945):
- «Алтын Йолдыз» медале;
- Ленин ордены;
- ике I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (08.08.1943; 06.04.1985);
- ике Кызыл Йолдыз ордены (18.03.1944);
- «Ленинградны саклаган өчен» медале (16.07.1943);
- башка медальләр.
Исемен мәңгеләштерү
- 2025 елның 20 октябрендә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Карары белән Аскын районының 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә Сергей Пономарев исеме бирелгән[2][3].
- Аскын авылында Герой исеме белән аталган урам бар[1].
- Төй авылында мәктәп бинасына мемориаль такта эленгән[4].
- Уфа урман-техник техникумында Геройга багышланган стенд ясалган[4].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 И. Г. Кәримова. Пономарёв Сергей Дмитриевич (башк.). «Башкортстан» төбәк интерактив энциклопедик порталы (10 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июль 2026.
- ↑ Ляйсан Закирова. Школам Башкирии присвоили имена Героев Советского Союза (рус.). ИА «Башинформ» (23 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июль 2026. [рус.]
- ↑ Постановление Правительства Республики Башкортостан от 20 октября 2025 года № 487 «О присвоении имен Героев Советского Союза и выдающихся деятелей Республики Башкортостан общеобразовательным организациям Республики Башкортостан» (рус.). Правительство Республики Башкортостан (20 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июль 2026. [рус.]
- ↑ 1 2 Энгель Зайнетдинов. Ратные подвиги башкирских нефтяников (рус.). «Ватандаш» журналы (22 август 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июль 2026.
Чыганаклар
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1988. — Т. 2 /Любов — Ящук/. — 863 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-203-00536-2.
- Славные сыны Башкирии: очерки о Героях Советского Союза. — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1965. — Т. 1.
- Подвиги их – бессмертны: Справочник о Героях Советского Союза и полных кавалерах ордена Славы из Республики Башкортостан / Сост. Р. А. Валишин, И. Г. Каримов, А. У. Кунакбаев и др. — Уфа: Китап, 2000. — 400 с.
Сылтамалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Сергей Пономарев
- «Башкортстан» төбәк интерактив энциклопедик порталы. Пономарёв Сергей Дмитриевич [Тикшерелгән 13 ноябрь 2025]
- Россия Оборона министрлыгы. «Память народа» мәгълүмат системасы. Төп бит/ Сугыш катнашучылары/ Пономарёв Сергей Дмитриевич [рус.] [Тикшерелгән 13 ноябрь 2025]
- Республика Хәрби Дан музее. Пономарёв Сергей Дмитриевич [рус.] [Тикшерелгән 13 ноябрь 2025]