Сергей Тулин

Сергей Тулин, Риф Заһит улы Гыйззәтуллин[2], рус. Тулин (Гизатулин) Сергей (Риф) Загитович (11.09.1957) — Совет Армиясе һәм РФ армиясенең хәрби эшлеклесе. Генерал-майор (2007 елдан запастагы) . РФ Каһарманы (1996). Югославиядә ватандашлар сугышында, беренче һәм икенче чечен сугышында катнашкан. Юридик фәннәр кандидаты (2009).

Тәрҗемәи хәле

1957 елның 11 сентябрендә БАССР Миякә районы Кече Гәйнә авылында туган. Миякә урта мәктәбенең 9 нчы сыйныфын (1974), Казан Суворов хәрби училещесын (1976), Рязань Кызыл Байраклы югары һава-десант командирлары училещесын (1980), М.В. Фрунзе исемендәге хәрби академияне (1990), РФ генштабы хәрби академиясен (2000) тәмамлаган. «Хәрби хезмәтне үтәүдән читләштереп, җинаять җәзасын үтәү: хокукый һәм криминологик аспектлар» (Исполнение уголовного наказания в виде ограничения по военной службе: правовой и криминологический аспекты) темасына юридик фәннәр кандидатлыгына диссертация яклаган (2009).

Хәрби хезмәт юлы

Кызыклы факт

1992 елда, Югославиягә барганда, халыкара кораллы көчләр штабы таләбе буенча, документларындагы «рус булмаган» фамилияне рус фамилиясенә алыштырырга туры килә[3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Әдәбият

  1. Воздушно-десантные войска в лицах. Под ред. В.А.Шаманова. Москва, 2010.

Искәрмәләр

  1. «Герои страны» сайты
  2. 1992 елда исемен рәсми төстә Сергей Заһит улы Тулин исеменә алыштыра
  3. Гыйззәтуллин Тулинга әйләнде, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2016-01-20 
  4. Указ Президента РФ № 1064 от 20 июля 1996 года