Серхат

Әхмәт Серхат Хаҗипашалыоглу (төр. Ahmet Serhat Hacıpaşalıoğlu; Серхат буларак танылган (төр. Serhat); 1964 елның 24 октябре, Истанбул, Төркия) — Төркия һәм Сан-Марино җырчысы, продюсер һәм телетапшырулар алып баручы.

Ике тапкыр Сан-Мариноны «Евровидение» җыр конкурсында тәкъдим иткән: 2016 елда Стокгольмда «I Didn't Know» җыры белән (ярымфиналда 12 урын) һәм 2019 елда Тель-Авивта «Say Na Na Na» җыры белән (финалда 19 урын).

Тәрҗемәи хәле

Серхәт 1964 елның 24 октябрендә Истанбул шәһәрендә туа[1]. Аның әтисе, хәрби-диңгез офицеры Исмаил Хакки тумышы белән Трабзоннан, әнисе шуннан ук. Серхат Иджадие урамында (Ускюдар) урнашкан башлангыч мәктәпкә йөргән һәм Истанбулның Бейоглу районындагы «Deutsche Schule Istanbul»да (Алман мәктәбендә) укыган. 1988 елда Истанбул университетының стоматология факультетын тәмамлый[2]. 1990 елда Бурдурда ике ай мәҗбүри хәрби хезмәтне узган.

Карьера

undefined

Телевидение

1994 елда Серхат үз компаниясенә (End Productions) нигез сала. TRT телекомпаниясе белән килешү төзегәннән соң, компания «Riziko» викторинасы — «Jeopardy» Америка викторинасының төрек вариантын чыгара башлый. Серхат беренче тапкыр эфирга 1994 елның 3 октябрендә чыккан шоуны алып баручы була. 1995 елда ике Алтын күбәләк (төр. Altın Kelebek) бүләкләрен ала: «Елның иң яхшы алып баручысы» һәм «Елның иң яхшы викторинасы»[3][4]. 1996 елда яңадан «Елның иң яхшы викторинасы» премиясен ала[5]. 430 дан артык тапшыру эпизоды чыгарылган, шуларның соңгысы 1996 ел ахырында чыккан[6]. 1997 елда Серхат Kanal 6 өчен «Altına Hücum» («Midas Touch»ның төркия версиясе) уен тамашасын чыгара башлый[7]. 1998 елда «Riziko!» Kanal 7гә әйләнеп кайта, аны кабат Серхат алып бара башлый.

2005 елның сентябрендә «Kalimerhaba» телетамашасын Катерина Мутсатсу белән алып бара башлый. 2009 ел ахырында Серхат 18 музыкант белән «Каприз Шоу» бию оркестрын оештыра. Оркестр белән алдагы елларда күпсанлы чыгышлар ясый.

Үз компаниясе белән ел саен үткәрелә торган күңел ачу чаралар оештыра: 1998 елдан мәктәп музыкаль ярышлары (Liselerarası Müzik Yarışması)[8]; 2002—2004 елларда — «Мегахит» халыкара урта диңгез җыры конкурсы (Megahit-Uluslararası Akdeniz Şarkı Yarışması)[9]; 2009 елдан — бию марафоны (Dans Maratonu, мәктәпләр һәм университетлар арасында бию конкурсы)[10].

Музыкаль карьерасы

Серхат үзенең музыкаль карьерасын 1997 елда «Ruya» һәм «Ben Bir Daha» җырларыннан башлый[11]. 2005 елда ул француз башкаручысы Виктор Ласло белән дуэтта «Total Disguise» исемле икенче синглын чыгара. 2008 елда ул Гөрҗистан җырчысы Тамара Гвердцители белән бергә «I Was So Lonely», «No no Never (Moscow-Istanbul)» һәм «Я + Ты» җырларын яза.

2014 елда Серхат Франциядә һәм Алманиядә эшли башлый. Үзенең бишенче синглын француз «Je M’Adore» җырын чыгара, аңа клипны Парижда Тьерри Вергнес төшерә. «Je M’Adore» 5 атна рәттән Deutsche DJ Black/Pop Chart чатында беренче урында булган.

2016 елның 12 гыйнварында San Marino RTV телерадиокомпаниясе Серхат Сан-Мариноны Стокгольмда 2016 елда узачак «Евровидение»дә тәкъдим итәчәк дип игълан итә[12]. 9 мартта «I Didn't Know» җыры тәкъдим ителә. Серхәт 2016 елның 10 маенда конкурсның беренче ярымфиналында чыгыш ясаый, 12 нче урынны алып финалга узмый[13].

2019 елның 21 гыйнварында San Marino RTV телерадиокомпаниясе Серхат яңадан Сан-Маринодан, Тель-Авивта узачак «Евровидение»гә барачагын игълан итә[14]. Шул ук көнне Серхат 2019 елның апрелендә беренче студия альбомы чыгарылырга тиеш, дип белдерә. 2019 елның 7 мартында «Say Na Na Na» җырына клип чыга, аның белән Серхат конкурста чыгыш ясаган[15].

2019 елның 14 маенда «Евровидение 2019»ның беренче ярымфиналында «Say Na Na Na» җыры белән чыгыш ясый һәм тамашачылар һәм жюри тавыш бирү нәтиҗәләре буенча финалга чыга. Финалда ул 19 урынны яулый, бу Сан-Марино тарихында иң яхшы нәтиҗә була.

Дискография

Сингллар
  • 1997: «Rüya-Ben Bir Daha»
  • 2004: «Total Disguise» (Виктор Ласло белән дуэт)
  • 2005: «Chocolate Flavour»
  • 2008: «I Was So Lonely-No No Never» (Тамара Гвердцители белән дуэт)
  • 2014: «Je M’Adore»
  • 2016: «I Didn't Know»
  • 2017: «I Didn't Know» (Марта Уош белән дуэт)
  • 2018: «Total Disguise» (Елена Папаризу белән дуэт)
  • 2019: «Say Na Na Na»

Башка эшчәнлек

2010 елдан Серхат Истанбул алман урта мәктәбен тәмамлаучылар ассоциациясе президенты[16], ә 2013 елдан мәктәп идарәсе әгъзасы булып тора[17]. 2015 елда mizuno аскы кием җитештерү буенча компания сатып ала.

Бүләкләр

Ел Бүләк Категория Проект Нәтиҗә
1995 Алтын Күбәләк Елның иң яхшы алып баручысы Riziko! Җиңү
Елның иң яхшы викторинасы Riziko! Җиңү
1996 Алтын Күбәләк Елның иң яхшы викторинасы Riziko! Җиңү
2020 Алтын Күбәләк Җиңү

Искәрмәләр

  1. Hulûsi Tunca. Bunlar sunucu değil artist (төр.). Hürriyet (9 май 2006). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 декабрь 2015. Архивировано 9 гыйнвар 2016 года.
  2. Mehmet Çalışkan. Serhat Hacıpaşalıoğlu: Ülkemde de beğenilirse oldukça mutlu olurum (төр.). Gazete Habertürk (16 ноябрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 декабрь 2015. Архивировано 9 гыйнвар 2016 года.
  3. TV yıldızları ödüllerine kavuştu (1995-12-15), бит  3.
  4. 1995: İşte ödüller  [төр.], 'Hürriyet Kelebek' (2015-11-29), бит  18. 6 гыйнвар 2015 тикшерелде.
  5. 1996: İşte ödüller  [төр.], 'Hürriyet Kelebek' (2015-11-29), бит  18. 6 гыйнвар 2015 тикшерелде.
  6. Riziko (1996-11-21), бит  16.
  7. Salbacak, Hande 'Küresel Kültür' ve Türkiye Televizyonlarında Bilgi Yarışmaları: 'En Zayıf Halka' ve 'Kim 500 Milyar İster' (төр.) (PDF). Ankara: Ankara University Institute of Social Sciences (2004). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2016. Архивировано 9 гыйнвар 2016 года.
  8. 18. Liselerarası Müzik Yarışması'ın Jüri Üyeleri Belli Oldu (төр.). Hürriyet (6 май 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2016. Архивировано 9 гыйнвар 2016 года.
  9. Megahit için start verildi (төр.). Hürriyet (1 сентябрь 2004). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2016. Архивировано 9 гыйнвар 2016 года.
  10. Dans yarışmasının galibi Kıbrıs'tan.. (төр.). Sacitaslan.com (20 апрель 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2016. Архивировано 9 гыйнвар 2016 года.
  11. Serhat Hacıpaşalıoğlu – Rüya - Ben Bir Daha. Discogs.
  12. Rasmus Petersen. San Marino: Serhat to Stockholm. eurovisionworld.com (12 гыйнвар 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2016.
  13. Gordon Roxburgh. We have our first ten finalists. Stockholm: Eurovision.tv (10 май 2016). Архивировано 10 май 2016 года.
  14. San Marino: Serhat Makes A Return To Eurovision. Eurovoix (21 гыйнвар 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2019. Архивировано 27 гыйнвар 2019 года.
  15. Barnabás, Mike "Say Na Na Na" – Serhat reveals his Eurovision 2019 entry for San Marino. Wiwibloggs (7 март 2019). Архивировано 7 март 2019 года.
  16. Ergün, Bülent Alman liseliler 'Sosis Günü'nde hasret giderdi (төр.). Sabah (23 июнь 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 гыйнвар 2016. Архивировано 9 гыйнвар 2016 года.
  17. Der Schulträger (нем.). Istanbul German High School (27 ноябрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 гыйнвар 2016. Архивировано 9 гыйнвар 2016 года.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә