Солтан Кабус мәчете
Тарих
Архитектурасы
Гомуми мәйданы — 416 000 квадрат метр. Төп гөмбәзенең биеклеге ~50 метр, төп манарасының биеклеге ~90 метр, ян-яктагы дүрт манараның биеклеге 45,5 метр.
Мәчетнең төп намаз уку бүлмәсе 6 500 ир-атны, 750 хатын-кызны сыйдыра ала. Ишегалдында 8 мең кеше намаз укый ала.
Төп залда 35 люстра эленгән. 14 метр диаметрлы иң зурысы Австриядә эшләнгән. Идәнгә җәелгән 70 х 60 м фарсы келәменең авырлыгы 21 тонна.
Мөселман булмаганнарга, җомга көннән башка көннәрдә, иртән 8.30—11.00 сәгатьләр арасында бинага керегә рөхсәт ителә.
Сылтамалар
- Sultan Qaboos Grand Mosque 2017 елның 23 февраль көнендә архивланган. [ингл.]
- Sultan Qaboos Grand Mosque 2020 елның 4 февраль көнендә архивланган. [ингл.]