Станислав Косиор

Станислав Викентий улы Косиор (пол. Stanisław Kosior, рус. Косиор Станислав Викентьевич; 6 [18] ноябрь 1889, Венгрув, Седлец губернасы, Рәсәй империясе[2] — 26 февраль 1939, Мәскәү, ССРБ) — совет дәүләт һәм фирка эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәле

Эшче гаиләсендә туган. Поляк милләтеннән. Башлангыч завод укуханәне тәмамлаган. 1907 елдан РСДЭ(б)Ф әгъзасы. 1917 дә Петроград ХИК-ы кәмисәре. 1918 дә Украина финаслар кәмисәре, Украинада яшерен фирка эшендә, Украина большвеиклар фиркасенең Киев губерна комитеты рәисе (яшерен). 1919 — 1920 дә Украина коммунистлар фиркасенең сәркатибе. 1920 дән УССР азаык-төлек кәмисәрияте коллегиясе әгъзасы. 1922 дән РК(б)Ф ҮК Себер бюросы сәркатибе. 1926 — 1928 дә РК(б)Ф ҮК сәркатибе. 1928—1938 да Украина коммунистлар фиркасенең беренче (генераль) сәркатибе. 1938 нең гыйнварыннан ССРБ ХКШ рәисе урынбасары һәм ССРБ ХКШ каршындагы Шура контроле комиссиясе рәисе. БҮБК һәм ССРБ ҮБК әгъзасы, 1 нче чакырылыш ССРБ Югары Шурасы депутаты.

«Украинда шпионлык һәм диверсион эшчәнлек алып бару, корткычлык итү»дә, «заговорчылар төркеме белән җитәкчелек итү» һәм «Польша хәрби оешмасы (Polska_Organizacja_Wojskowa) белән бәйләнешкә керү»дә гаепләнеп, ССРБ Югары Мәхкәмәсенең Хәрби коллегиясе карары белән 1939 елның 27 феврлендә атып үтерүгә хөкем ителгән; хөкем карары шул көнне үк гамәлгә ашырылган. 1956 ның 16 мартында ССРБ Югары Мәхкәмәсенең Хәрби коллегиясе карары белән акланган.

Искәрмәләр

  1. ↑ Косиор Станислав Викентьевич // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  2. ↑ (Мазовия воеводалыгы, Польша)

Тышкы сылтамалар