Сунь Аксельссон
Биографиясе
Сунь кала бакчачысы Карл Эдвин һәм Миньон Аксельссон гаиләсендә төпчек кыз була. Стокгольм университетын («әдәбият тарихы») тәмамлагач, Стокгольм мәктәпләрендә укыта һәм BLM һәм Ord & Bild басмаларында журналист булып, шулай ук берничә көндезге һәм кичке гәҗитләрдә — Expressen, Aftonbladet һәм Stockholms-Tidningen эшли. Paletten һәм Chaplin басмаларында тәнкыйтле мәкаләләр бастыра.
Аксельссон күп вакытын Грецияда һәм Латин Америкасы илләрендә үткәрә. 1960 елларда ул Сантьяго университетында эшли. Никанор Парра, белән якын мөнәсәбәттә, язучылар Пабло Неруда, Хорхе Тейльер, Энрике Лин, Хорхе Эдвардс һәм Виолетта Парра белән дус була. 1998 елда Сунь Аксельссон чили мәдәнияте алдындагы казанышлары өчен чили хөкүмәтеннән Габриэль Мистраль исемендәге диплом ала.
Шигърият җыентыклары, прозаик әсәрләре һәм берничә испан язучысы тәрҗемәләре бастырганнан соң, 1978 елда Аксельссон үзен «Тормыш турында хыял» исемле автобиографик романга багышлый. Бу — трилогиянең беренче өлеше. Киләсе өлешләре — «Баллы бүреләр» һәм «Елның төнге вакыты».
Язучы Федерико Гарсиа Лорка, Хорхе Луис Борхес, Гарольд Пинтер, Яннис Рицос, Октавио Пас, Хорхе Тейльер, Тереса Кальдерон, Томас Харрис, Серхио Бадилья Кастильо, Хуан Камерон, Серхио Инфанте һәм Карлос Хейвитс авторларының әсәрләрен испан, француз, инглиз һәм грек теленнән швед теленә тәрҗемә итте.
Сунь Аксельссон Швед радиосында 1979, 1985, 1986, 1993 елларда «Җәй» (швед. Sommar) популяр программасын алып бара. Шулай ук ул Швед телевидениесендә эшли, моннан тыш, язучылар Артур Лундквист һәм Пабло Неруда турында документаль фильм төшерә.
Язучы берничә әдәби бүләк ала. Ул бик күп шигърият фестивалләрендә катнаша — аерым алганда, Рим, Лахти, Струг (Югославия) һәм Канада калаларында.
Озаклы авыр авырудан соң 2011 елның 14 гыйнварында вафат була.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 19350810-5222 Axelsson Piper, Mignon Sun Walhelde // Swedish death index
- ↑ https://web.archive.org/web/20110120151531/http://www.svd.se:80/kulturnoje/nyheter/forfattaren-sun-axelsson-dod_5871713.svd
- ↑ 1 2 Göteborgs Oscar Fredriks församlings kyrkoarkiv, Födelse- och dopböcker t o m 1991-06-30, SE/GLA/13189/C/16 (1928-1936), bildid: 00054312_00315 — С. 312.
- ↑ Författaren Sun Axelsson död, Svenska Dagbladet 2011-01-17
- ↑ Sun Axelsson har avlidit, Dagens Nyheter 2011-01-17]
Сылтамалар
- Официальная веб-страница 2011 елның 15 август көнендә архивланган.
- SFI med födelse - och dödsdatum — Данные кинобары