Сюзан Кахраманер

Сюзан Кахраманер (төр. Suzan Kahramaner; 1913 елның 21 мае, Ускюдар — 2006 елның 22 феврале, Истамбул) — төрек математигы, Төркиянең беренче хатын-кыз математикларының берсе.

Тәрҗемәи хәле

Сюзан Кахраманер Ускюдарда, Истамбул провинциясе районында Рыфка Осман һәм Хюзеен Ханим гаиләсендә туа. Әтисе һөнәре буенча хирург була.

Мода Нумюне Инас (төр. Moda Numüne Inas) башлангыч мәктәбендә укый. Урта белемне Нотр Дам Де Сионда 1924 елда ала, ә 1934 елда бакалавр дәрәҗәсен ала. Аннары Госман империясенең югары уку йортына — Дәрелфунүнгә укырга керә, реформадан соң ул Истанбул университетына?! кушыла. 1939 елда Истамбул университетының математика-астрономия факультетының аспирантурасын тәмамлый. Соңрак Төркиянең беренче математигы Кәрим Эрим җитәкчелегендә докторлык эше яза башлый.

1943 елда Чамлыджда кызлар өчен урта мәктәптә укытучы ассистенты булып эшли. Шул ук елны Истамбул университетының математика факультетында, II курсны өйрәнү мәсьәләләре буенча ярдәмче вазифасында эшли башлый. Шул ук елны Эдинбургта Халыкара математиклар конгрессында катнаша. 1959—1960 елларда Цюрих университетында эшли. 1966 елда Рольф Неванлинн коллегиумына чакырыла. Шул ук елны август аенда Мәскәүдә узган Халыкара математиклар конгрессында чыгыш ясый. Гыйльми дәрәҗә алу максаты белән диссертация язганда сентябрь һәм октябрь айларында Хельсинки университетында  [рус.] эшли. 1968 елда профессор исемен ала. Сюзан Кахраманер Әхмәт Дернек, Рыфкы Кахрамандер һәм Яшара Полатоглуның фәнни җитәкчесе булган[1]. Һельсинки, Стэнфорд, Цюрих, Лондон, Париж университетларында фәнни тикшеренүләр үткәрә[2].

2006 елның 2 февралендә Сюзан Кахраманер вафат була[3].

Гаилә

Сюзан Кахраманерның улы, Рыфка Кахраманер, һәм аның хатыны Ясемин Кахраманер математика профессорлары булалар, ә аларның уллары Дениз Кахраманер Стэнфорд университетында электротехника бакалавры дәрәҗәсен ала.

Сурәтләр

Искәрмәләр

  1. Suzan Kahramaner.
  2. Suzan Hoca. Архивировано 21 май 2017 года.
  3. Vefat. Архивировано 2 март 2020 года.