Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыяте
Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыяте — ТАССРның тарихын, мәдәниятнен һәм халыкның көнкүрешен өйрәнүне максат итеп алган оешма. Татар автономияле совет социалистик республикасының тарихын, мәдәниятен һәм халкының көнкүрешен комплекслы өйрәнгән, төбәкне өйрәнү буенча киң колачлы тикшеренү эшләре алып барган оешма.
Тасвирлау
Создан постановлением Совета Народных Комиссаров ТАССР от 12 сентября 1928 года взамен упразднённого 1 августа 1928 года Бюро по изучению регионов Татарстана[1]. По постановлению Совета Народных Комиссаров ТАССР от 10 июля 1928 года основной задачей общества было «всестороннее изучение Татарстана, то есть природы, народа, быта, истории, культуры и производительных сил»[2].
ТАССР Халык комиссарлары советының 1928 елның 12 сентябрь карары нигезендә Гыйльми үзәкнең 1928 елның 1 августында гамәлдән чыгарылган Татарстан төбәкләрен өйрәнү бюросына алмашка оештырыла[1]. ТАССР Халык комиссарлары советының 1928 елның 10 июле карары буенча Җәмгыятьнең төп бурычы булып «Татарстанны төрле яклап, ягъни табигатен, халкын, көнкүрешен, тарихын, мәдәниятен һәм җитештерү көчләрен өйрәнү тора»[3].
Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыяте республикада төбәкне өйрәнү хәрәкәтен координацияләгән төп оешмага әйләнә. Җәмгыять оешуга III Бөтенроссия туган якны өйрәнү конференциясендә кабул ителгән (1927 ел) төбәкне өйрәнү эшен социалистик төзелешнең гомуми планына кертүне күздә тоткан карарлар этәргеч була[1].
Оештыру комитеты составына рәис – И. Ш. Рәхмәтуллин (Мәгариф халык комиссариатыннан), аның урынбасары – Н.-Б.З. Векслин (Дәүләт план комитетыннан), гыйльми сәркатип – Р. Ш. Таһиров (Шәрык педагогика институтыннан) керә, комитет әзерлек эшләрен башкара. Башта Җәмгыять Татар мәдәнияте йорты составына[4], 1930 елдан – Татар икътисад фәнни-тикшеренү институты карамагына керә[1].
Җәмгыять эшчәнлеге дәверендә 11 шәһәрдә, шулай ук республика волостьларыннан Минзәлә, Чаллы, Зөя, Бөгелмә шәһәрләрендә, Лаеш, Кукмара, Тәмте, Әлки һәм башка авылларда җирле бүлекчәләрен булдыра. Оешманың бурычларына шулай ук галимнәр җитәкчелегендә фәннең төрле өлкәләрендә эшләрлек төбәкче белгечләр әзерләү мәсьәләсе дә керә[5].
Төзелеше
Җәмгыятьнең идарә һәм башкарма органы 2 елга сайланулы үзәк советтан һәм 7 кешедән торган президиумнан гыйбарәт була. Үзәк совет 10 секцияне берләштерә:
- сәнәгать һәм икътисад;
- авыл хуҗалыгы;
- урманчылык;
- транспорт һәм элемтә;
- табигать;
- атмосфера, туфрак, җир асты байлыклары һәм су;
- мәдәният һәм көнкүреш;
- медицина;
- музейлар;
- фотография.
Үзәк совет пленумы кимендә елга 1 тапкыр чакырыла[6].
Эшчәнлеге
Җәмгыятьнең төп өйрәнү объектлары булып табигать һәм аның казылма байлыклары, икътисад, көнкүреш, республика халкының физик халәте тора.
Җәмгыять районнарны өйрәнү өчен планлы комплекслы экспедицияләр оештыра. Һәр экспедициядә археология, тарих, тел белеме, фольклор, этнография, сәнгать белгечләре катнаша. Мәсәлән, 1929 елда мәдәният һәм көнкүреш секциясе 2 этнографик-лингвистик экспедиция оештыра. Җ. Вәлиди һәм Н. И. Воробьёв – татарларның Карин һәм Глазов төркемнәрен өйрәнү максаты белән Түбән Новгород өлкәсенә; Т. Г. Ченекәй – татар фольклорын җыю өчен Оренбург өлкәсенә һәм Башкортстанга бара. Шул ук елда Бөгелмә районының Урыссу авылында археологик эзләнүләр һәм каберлекләрне казу эшләре уздырыла. П. Е. Корнилов болгар-татар каберлекләрен һәм авыл сәнгатен өйрәнә, Н. Ф. Калинин һәм М. Г. Худяков Борисково авылы янындагы пыяла заводы урынында Биләр шәһәрлеген археологик эзләнүләр һәм топографик өйрәнү үткәрә.
Җәмгыять республикадан читтә яшәгән татар халкының тормышын төрле яклап өйрәнүнең мөһимлеген дә ассызыклый, бу юнәлештә эшли торган бердәнбер оешма була. Шул максаттан татарлар яшәгән төбәкләрнең тулы этнографик картасын төзү һәм әлеге төркемнәрне өйрәнү дә күздә тотыла.
Мәдәният һәм көнкүреш секциясе аеруча актив эшли: тарих, археология һәм этнография мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Кулъязмалар, төрле чорларга караган эпиграфик ядкfрьләрне өйрәнүгә, аларны теркәүгә һәм риваятьләр җыюга зур әһәмият бирелә. Төбәктә яшәгән аерым халыкларның үзара мөнәсәбәте, Идел буенда татарларның һәм болгарларның урнашу мәсьәләләре өйрәнелә. Секция эшчәнлегендә мөһим темалар булып: «Урта һәм Түбән Идел буе тарихы» (Н.Н. Фирсов), «Казан хәрби округы» (Н. Ежов), «Казан төбәгендәкрестьяннар кузгалышлары тарихы» тора.
Җәмгыять районнарны өйрәнү өчен планлы рәвештә комплекслы экспедицияләр оештыра. Һәр экспедициядә археология, тарих, тел белеме, фольклор, этнография, сәнгать белгечләре катнаша. Мәсәлән, 1929 елда мәдәният һәм көнкүреш секциясе 2 этнографик-лингвистик экспедиция оештыра: Җ.Вәлиди һәм Н.И. Воробьев – Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче карин һәм глазов татарлары төркемнәрен өйрәнү максаты белән; Т. Ченәкәй – Оренбург өлкәсенә һәм Башкортстанга татар фольклорын җыю өчен. Шул ук елда Бөгелмә районы Урыссу авылында археологик эзләнүләр һәм каберлекләрне казып тикшерү эшләре башкарыла. П. Е. Корнилов болгар-татар каберлекләрен һәм авыл сәнгатен өйрәнә, Н. Ф. Калинин һәм М. Г. Худяков Борисково авылы янындагы пыяла заводы урынында археологик эзләнү һәм Биләр шәһәрлеген топографик яктан өйрәнү эшләре алып бара[7].
Җәмгыять, шулай ук, музейлар, борынгы истәлекләрне саклау һәм табигать эшләре бүлеге белән берлектә, Н .Ф. Калинин, В. В. Егерев, З. Акчурина һәм башкалар катнашында Казан Кремлендә археологик казу эшләре уздыра. А. С. Башкиров һәм В. Н. Сементовский җитәкчелегендәге Шәрык халыклары институты һәм шәрык белеме фәнни ассоциациясе белән тыгыз хезмәттәшлек итә[7].
1928–1929 елларда, ТАССР һәм РСФСРның төрле учреждениеләре һәм оешмалары күрсәтмәләре буенча, җәмгыять тарафыннан 34 экспедиция оештырыла, нәтиҗәләре гамәли конференцияләрдә яктыртыла.
Мәдәният һәм көнкүреш секциясе татар телендәге фәнни терминнарны җыю, татар теленең орфографиясен эшләү буенча эш алып бара, Җ.Вәлидинең «Татар теленең тулы сүзлеге»н (1–2 кисәк, 1927–1929) төзүдә, шулай ук Зур совет энциклопедиясенә материаллар әзерләүдә катнаша.
Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыяте 1920–1930 елларда Татарстанда музей эшләре үсешендә зур роль уйный. Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыятен Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте белән бергә кушканнан соң, мәдәният һәм көнкүреш секциясенең эше активлаша.
Кыска гына вакыт эчендә Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыяте төбәкне өйрәнүче көчле үзәккә әверелә, татар халкы тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертә.
Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыятенең эшчәнлеге төбәкне өйрәнүче оешмалар белән көрәш чорында, 1931 елда, туктатыла[8].
Басмалар
Җәмгыятенең экспедицияләр эшчәнлеге нәтиҗәләре «Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыяте Үзәк советының таныштыру бюллетене»ндә («Осведомительный бюллетень Центрального совета Общества изучения Татарстана», 1929, № 1–3) басыла.
Җәмгыять тарафыннан 3 журнал, шул исәптән төбәк тарихын чагылдырган фәнни-популяр «Татарстан» журналы нәшер ителә (1929 елдан).
Аерым басмалардан Г. Рәхимнең «Авыл тарихын монографик тасвирлау методикасы» («Методика монографического описания истории села», 1930) дөнья күрә.
1930 елда 3 томда «Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыяте хезмәтләре» («Труды общества изучения Татарстана») басыла (1 нче том тарих, этнография, археология һәм татар теле мәсьәләләренә багышлана). Материалларның бер өлеше 1929 елда Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыятенә кушылган Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте әгъзалары тарафыннан әзерләнә.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 Зайцев А.В. Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыяте. Татарика. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 сентябрь 2024.
- ↑ Национальный архив Республики Татарстан (НА РТ). Ф. Р-447. Оп. 1, ед. хр. 21, л. 2
- ↑ Национальный архив Республики Татарстан (НА РТ). Ф. Р-447. Оп. 1, ед. хр. 21, л. 2
- ↑ Абдрашитова И. М. Дом татарской культуры (1927-1930 гг.) и историко-краеведческие общества // Ученые записки Казанского государственного педагогического института. 1977. Вып. 178. Историография и источниковедение истории СССР. С. 73-83
- ↑ Зулкарнеев Кирилл Абдуллович. Деятельность «общества изучения Татарстана»: диссертация кандидата Исторических наук: 07.00.02 / Зулкарнеев Кирилл Абдуллович; Место защиты: ФГАОУВО «Казанский (Приволжский) федеральный университет», 2017.- 192 с.
- ↑ Общество изучения Татарстана (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 февраль 2025.
- ↑ 1 2 105 лет назад было создано Общество изучения Татарстана | Туган җир [неопр.]. tuganzhir.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 февраль 2025.
- ↑ Абдрашитова И. М. Из истории создания общества изучения Татарстана (1928-1930 гг.) // Ученые записки Казанского государственного педагогического института. 1975. Вып. 145. Из истории Татарии. Сб. 6. С. 63-72
Әдәбият
- Абдрашитова И. М. Бюро школьного краеведения в "Обществе изучения Татарстана" (1928-1930 гг.) // Учёные записки Казанского государственного педагогического института. 1978. Вып. 184. Историография и источниковедение: вопросы методики исследования. С. 78-84.
- Абдрашитова И. М. Дом татарской культуры (1927-1930 гг.) и историко-краеведческие общества // Учёные записки Казанского государственного педагогического института. 1977. Вып. 178. Историография и источниковедение истории СССР. С. 73-83.
- Абдрашитова И. М. Из истории создания общества изучения Татарстана (1928-1930 гг.) // Учёные записки Казанского государственного педагогического института. 1975. Вып. 145. Из истории Татарии. Сб. 6. С. 63-72.
- Абдрашитова И. М. Научные общества по изучению истории Татарстана (1923-1930 гг.) // Вестник Татарского государственного гуманитарно-педагогического университета. 2006. № 5. С. 37-56.
- Векслин Н.Б. Изучение Татарстана за 10 лет (1920–1930) // Очерки по изучению местного края. Казань, 1930. — 97 с.
- Зайцев А.В. Исторические учреждения Республики Татарстан в 20-30-е годы XX века. Казань: ГранДан, 1998. — 122 с.
- Зулкарнеев К. Д. Первая Всетатарская краеведческая конференция и её роль в учреждении "Общества изучения Татарстана" // Вестник Татарского государственного гуманитарно-педагогического университета. 2010. № 4 (22). С. 117-120.
- Национальный архив Республики Татарстан (НАРТ). Ф. Р-447. Оп. 1.
- Общество изучения Татарстана. Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. — 703 с., илл. ISBN 0-9530650-3-0
- Фёдорова Н.А. К истории Общества изучения Татарстана // Народы Среднего Поволжья: история, культура. Казань, 1993.